Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ретро фото: Үзенчәлекле тавыш иясе, Сарман егете Сергей Данилов

Сергей Васильевич Данилов 1944 елның 9 августында Сарман районы Дружба авылында дөньяга килә.

Сугыштан соң авыр еллар Сергей Васильевичны да читләтеп үтми. 13 яшендә нефтяник булып эшли башлый. Аннан Казан шәһәренә күчеп килеп, сәүдә институтында белем ала. 1966 елда үзенең гаилә тормышын Питрәчтән Лидия Ивановна белән башлап җибәрә. Кечкенәдән үк җыр-моңга гашыйк була Сергей Данилов. Әнисе Мария да бик яхшы җыручы булган. Кеше, үзенең көндәлек тормышында, сагыш, кайгыдан арынасы, яки, киресенчә, эченә сыймаган шатлыгын, куанычын белдерәсе килсә, җырлап җибәрә. Күптән ишетелгән, күңелендә сакланган, үзенең хис-тойгыларына туры килә торган көйне суза Сергей Васильевич та. 
Казан шәһәрендә, аннан читтә узган концертларда бик теләп чыгыш ясаган ул. Георгий Ибушев, Григорий Радионов (Гәрәй Рәхим), Галина Казанцева, Геннадий Максимов кебек асыл карендәшләребез белән бик тыгыз элемтәдә торган. Җырларын күбрәк гармун, баян аккомпонименты астында башкарган. 2017 елның 29 апрелендә вафат була. Казанның Арча зиратында җирләнгән. Сергей Данилов турындагы истәлекләре белән танылган фольклорчы галим Геннадий Макаров та бүлеште:

Минем Сергей Васильевич белән берничә тапкыр очрашканым булды. Ул шундый горур гәүдәле, горур, сөйкемле кеше иде һәм, әлбәттә, искиткеч җырлый иде. Ул җырлаганда, тамашачылар гипнозланган кебек утыралар иде. Аның тембры шундый бай, көчле, ә үзе гади авыл егете иде. Әгәр дә ул музыкаль белем алган булса, ул бик танылган җырчы булыр иде.

Сергей Данилов үзешчән шагыйрь, Бөек Ватан сугышы катнашучысы Василий Даниловның туганы. Шагыйрьнең кулъязмалары нәкъ менә Сергей Даниловның гаиләсендә сакланган. 2023 елда Сергей Даниловның тормыш иптәше Лидия Данилова тырышлыгы белән Василий Даниловның "Каныма манып язган җырларым" шигырьләр җыентыгы чыкты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев