Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ретро фото. Труш бабай йорты

Ыру агачы төзүче Роза Евдокимованың шәхси альбомыннан алынды.

Фотодагы йорт Зәй районының Кабан-Бастрык авылында яшәгән Труш бабай йорты.  Аның турында шушы авылда туып-үскән Александра Сафина үз истәлекләрен дә язды:

“Труш бабайның өе Бишбалта урамына борыла торган тыкрык кырында иде, кыш көне мәктәптән кайтышлый инештәге бәкедән су алып кайтып бирә идек классташ кызлар белән. Палук түти белән яшәделәр. Ут телен белә, диләр иде. Мин бала чакта Чолык Александр дәдәйләрнең каралты - кураларында янгын чыккач, Труш бабай килеп балта белән суккалап нәрсәдер укып йөрде, диделәр һәм шуннан соң, чыннан да, янгын телләренең басылуын сөйләделәр. Аллага шөкер, Чолык дәдәйләрнең каралтылары янса да, өйләре исән калды, күрше Филипп дәдәйләргә дә күчмәде, без дә зыян күрмәдек. Менә шулар искә төште.
Мин белгәндә, Труш бабай какча, озын буйлы, бераз гына алга сөрлегеп таякка таяныбрак йөри торган бабай иде. Ул аерым хуҗалык булып, ул вакытта колхозга кермичә яшәгән кешеләрнең берсе, балалары юк иде бугай, һәрхәлдә минем күргәнем юк иде. Безнең күрше Малафеев Филипп дәдәйнең әнисе Марфа түтинең туганы булуы да истә калган. Мин киткәндә исән иде әле. Хәзер бөтенесе: мин әйтеп үткән Марфа түти, Филипп дәдәй, Чолык Александр дәдәй, аның карчыгы Федора түтиләр - барысы да юк инде, урыннары җәннәттә булсын”,– дип язды Александра Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев