Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ретро-фото: Колышчы кешеләре турында кызыклы истәлекләр

Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларында катнашкан Колышчы кешеләре турында да кызыклы истәлекләр һәм аларны раслаган тарихи мәгълуматлар сакланган.

Аларның берсе – Николай Чебышев(1891-1937). Аның әтисе Егор Федорович та патша армиясендә хезмәт итеп кайткан була. Николай Колышчыда ике класслы башлангыч земский мәктәпне, аннан соң Казанда үзәк керәшен мәктәбен тәмамлый. 1914 елда хәрби хезмәткә алынгач, башлы егетне юнкерлар училищесына җибәрәләр. Аннан прапорщик званиесе алып чыккан Чебышев Беренче бөтендөнья сугышында батырлык үрнәкләре күрсәтә. Аңа унтер-офицер званиесе бирәләр, югары – Георгий хачы һәм исемле кылыч белән бүләклиләр. Октябрь революциясеннән соң, Николай бераз вакыт Кызыл Армиядә хезмәт итә, аннары яңадан аклар ягына чыга. Моның сәбәпләрен үзе белгәндер.
Виктор Шадринның “Гасырлар кичкән Колышчы”китабыннан алынды.
Николай Чебышев (фотода уң якта).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев