Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ретро-фото. Керәшен Сәрдәсе авылының «Чулпы» ансамбле

Бу фото Казан шәһәрендә 1987нче елда ясалган.

«Чулпы» халык фольклор ансамбле 1984 елда Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йорты каршында Елена Козлова һәм Алексей Дементьев тырышлыгы белән төзелә.

Соңрак ансамбль белән Анна Никифрова җитәкчелек итә. Ансамбльнең башлангыч составында 1 егет, 9 гүзәл зат була. Керәшен йола-гадәтләрен, уеннарын, җыруларын чын халыкчан башкарып югары дәрәҗәләргә ирешәләр.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев каршында чыгыш ясап, зур мактауга лаек булалар. Минтимер Шәрипович «Чулпы»ларның җыруын шулкадәр ошата, хәтта җырны икенче кабат башкаруларын сорый.

Нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен 2006 елда «Чулпы» ансамбле «Халык ансамбле» исеменә лаек була.

Кадерле укучыларыбыз! Сездән дә шундый керәшеннәрнең тормышын чагылдырган фотосурәтләр көтеп калабыз. Бәлки, сезнең гаилә архивларында да шушындый этнографик һәм тарихи фотолар бардыр. Фотоларны редакциягә 89172509795 номерына (Ватсап аша) җибәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев