Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ретро фото. Бакалыдан керәшен кызлары

Әлеге фотоны Башкортстанның Бакалы районындагы Әрнәш авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Свердловск шәһәрендә гомер итүче Леонид Давыдов җибәрде.

Ул фото турында әнисе сөйләгәннәрне безгә дә җиткерде:

«Минем мамам, Зоя Мрясова, әлеге саргаеп беткән фотоны бик кадерләп саклый иде. Анда аның белән бергә мәктәптә эшләгән ахирәтләре.

Мама 18 яшеннән мәктәпкә укытучы булып урнаша һәм гомеренең 57 елын балаларга белем бирүгә багышлый. Ул кияүгә чыгып, папам Давыдов Дмитрий Иванович белән җиде бала дөньяга китерәләр. Әниемнең җитезлеге, уңганлыгы бүген дә күз алдымнан китми. Җиде баланы киендерергә, ашатырга да, өй эшләрен эшләргә дә, укучыларының дәфтәрләрен тикшерергә дә, дәресләргә әзерләнеп, мәктәпкә укытырга йөгерергә дә вакыт таба иде ул.

Әлеге фотоның тарихы да күңелләргә үтеп калырлык була. 1941 елның 21 июнендә Иске Корыч урта мәктәбендә чыгарылыш балы үтә. Барлык укучыларның, укытучыларның, әти-әниләрнең кәефе әйбәт – матур итеп бәйрәм үткәреп, киләчәккә планнар коралар. Икенче көнне биш дус кыз, бергәләп истәлеккә фотога төшәләр. Чәчтарашка кереп чәчләренә прическа ясаталар. Ә көлешә-көлешә фотоательедан чыкканда, репродуктордан сугыш башлану турында коточкыч хәбәрне ишетәләр. Һәркайда кешеләр елаша, чабыша, кызларның да йөрәген курку били.

Хәзер әти-әниләребез юк инде. Без бик сагынып искә алабыз, фотосурәтләрен карыйбыз. Безне, гадел, яхшы күңелле, җәмгыятькә файдалы булып, кешеләрне яратып яшәргә өйрәткәннәре өчен алар чын күңелдән рәхмәтләребезне әйтәбез», – диде Леонид Дмитриевич.

Фотода: мамам Мрясова Зоя Васильевна (уңда, ак яулыктан утырган), Евдокия Ермакова, Люба Ишинбаева, Мария Данилова, Люба Афанасьева.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев