Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республикабызга эшкә һәм белем алырга килүче мигрантлар елдан-ел арта

Мигрантларның зур күпчелеген Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Казахстан, Әзербайҗан һәм, шулай ук, Кытай белән Төркиядән килүчеләр тәшкил итә.

Узган ел Татарстанда, тору урыны буенча, 396,7 мең чит ил гражданы (һәм гражданлыгы булмаганнары да) миграция исәбенә алынган. 2022 ел белән чагыштырганда, бу 22 процентка (71,8 мең кешегә) күбрәк. 

Безгә чит илдән килүчеләрнең 137 меңгә якыны республикага килүләренең төп максаты дип, хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнергә җыенуын күрсәткән, ә 40 меңнән артыгы — белем алу өчен.

Болар белән беррәттән, шушы елның 1 январена безнең республикада Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан, Запорожск һәм Херсон өлкәләреннән, Украинаның аерым төбәкләреннән килгән 1  мең 899 граждан булган. Шуларның 1 мең 500 аерым секторларда яшәгән, ә 421е вакытлыча — тору пунктларында. 

Узган елны чит ил гражданнары безнең республикада хезмәт эшәчнлеге җәелдерү өчен 52,9 меңнән артык патент (2022 елда — 41,3 мең) рәсмиләштергәннәр. Һәм шулар өчен республика бюджетына 2 миллиард сумнан күбрәк акча күчерелгән. 

Татарстан промышленность һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау утырышында республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиядә һәм илебез төбәкләрендә хезмәт базарындагы кытлыкны мигрантларны җәлеп итмичә генә хәл итеп булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев