Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республикабызда төп бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнде

Татарстан районнарында төп бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнде. Барлыгы 3,6 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынды, уртача уңыш гектарыннан 27,9 центнер тәшкил итте.

Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәрендә әйтелә.

«Бөртекле культуралар 1 миллион 325 мең гектар мәйданда җыеп алынды. Тагын 43,6 мең гектарга якын мәйданда бөртеккә кукуруз суктырасы калды», - диелә хәбәрдә.

Иң күп ашлык Буа һәм Тәтеш районнарында (һәркайсында 170 мең тоннадан артык), шулай ук Арча районында (160 мең тоннадан артык) җыелды.

Тәтеш (гектарыннан – 38,9 центнер), Кукмара (37,8 центнер), Әтнә (34,4 центнер) һәм Кайбыч (32,9 центнер) районнары бөртеклеләрдән иң югары уңыш алуга иреште.

 

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев