Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республикабыз районнарында соңгы вакытта сөт бәясе арзанайган

Зәй районында – 19 сум , Кайбыч ягында – 15 сум.

Авылда сыер асрау, сөт тапшыру темасы бик четерекле. Бүгенге көндә авылларда сыер тотучыларны бармак белән генә санарлык, шуңа карамастан, сөт бәясе тотрыклы түгел, киресенчә, соңгы арада кинәт арзанайган. Шунысы кызганыч, кибетләрдә сөткә һәм сөт ризыгына бәяләр кимеми, киресенчә, артканнан-арта гына. 

Бәяләр «уйнау» аркасында, кешеләрнең күпчелеге терлеген сата. Терлек азыгын карасак, анысының да бәяләр күтәрелә бар.

«Мал башын киметмәскә диләр, ә сөт бәясен, нишләптер киметәләр. Казанга якын районнардан сөтнең 1 литрын 21 сумнан җыялар дип ишеттек. Ә бездә ул — 19 сум. Фураж, печән бәяләре артып тора. Безнең җирлектәге авылларда халыктан сөт җыючы юк, шунлыктан, сыер асраучылар Зәй, Чаллы шәһәрләренә алып барып сатып йөриләр. Мал асрау бик авыр. Кайберәүләр, гадәт буенча, сыер асрауны дәвам итәләр, ләкин сыерын бер саткан кеше бүтән алмый да, асрамый да», — диде Зәй районының Кадер авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Людмила Барсукова. 

Зәй районында сөтнең 1 литры 19 сум булса, Кайбыч районында ул тагын да очсызрак. 

«Әлегә авылда сыерлар бар. Әмма сөт бәясе хәзер бик нык кимеде. Литры — 15 сум! Алга таба да шулай булса, халык түзмәс, соңгы сыерын да сатар», — диде Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев