Республика керәшен оешмасының идарә утырышы узды
Татарстан Республикасы төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә утырышында 2024 елга нәтиҗәләр ясалып, 2025 елга планнар расланды, фикер алышынды.
20 декабрь көнне Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә уздырылган утырышны республика керәшен оешмасының җитәкчесе Иван Егоров алып барды. Утырышка оешманың 22 район бүлеге җитәкчеләре, идарә членнары, шул исәптән, Мамадыш, Кукмара һәм Яшел Үзән районнары башлыклары Вадим Никитин, Сергий Димитриев һәм Михаил Афанасьев килгән иде.
«2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Безнең оешма бу уңайдан күп эшләр башкарды. Киләсе елга да, үзебезнең культураны үстерүне, үз бәйрәмнәребезне үткәрүне, боларның барысына да керәшен яшьләрен активрак тартуны дәвам итәргә кирәк», — дип, утырышны башлап җибәрде Иван Михайлович.
17 ел — кулга-кул тотынып
Июнь аенда оешманың отчет-сайлау конференциясе уздырылып, 55 кешедән торган яңа идарә сайланган иде. Яңа идарәнең тулы составтагы беренче җитди утырышы булды бу, шуңа күрә биредә идарәнең җитәкче органнары да билгеләнде.
Көн тәртибендәге беренче сорау — оешманың башкарма комитеты җитәкчесен сайлау.
«Күп еллар башкарма комитеты җитәкчесе булып, оешманың стабильлеген булдырган һәм эшен уңай алып барган Людмила Белоусованы кабат шушы вазифага тәкъдим итәм», — дип, Иван Михайлович идарә членнарына тавыш бирергә кушты.
Шулай итеп, керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе итеп, бертавыштан, яңадан Людмила Белоусованы сайладылар.
Людмила Даниловна үз чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады.
«Инде 17 ел буе әлеге вазифада барыгыз белән дә кулга-кул тотынып эшлим. Миңа белдергән ышанычыгыз өчен рәхмәт, алга таба да аны аклармын» — дип, Иван Егоровка һәм идарә членнарына мөрәҗәгать итте Людмила Даниловна.
Зур эшләр
Аннан соң ул соңгы алты айда оешма тарафыннан башкарылган эшләргә, проектларга, чараларга тукталды. Мамадыш районының Җөри авылында ел да уздырыла торган республикакүләм «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивале; «Айбагыр» этнолагере һәм «Ыру агачы» фәнни-тикшеренү форумы; конференцияләр, төрле районнарның мәдәни айлыклары, ункөнлекләре; «Идел буе халыкларының традицион костюмы» тарихи-этнографик проектын гамәлгә ашыру, керәшен этнографиясе буенча җыентыклар чыгару һәм башка зур вакыйгалар турында сөйләде. Бу эшләрнең алга таба да дәвам ителәчәген ассызыклады ул.
«Айбагыр»га — тулы смена
«Айбагыр» этнолагере турында сөйләгәндә, киләсе елда буласы сменага балаларны күбрәк җыярга кирәклеген әйтте Людмила Даниловна. «Безгә ел да 120дән артык бала лагерьда ял итәргә гариза җибәрә. Ләкин урыннар чикле булганлыктан, аларның 80ен генә кабул итә алдык. Быел тулы смена сорадык. Шунлыктан»Айбагыр» буенча эшне районнарда да инде башларга кирәк», — ассызыклады ул. «Безнең Яшел Үзән районында урнашкан «Мирас» этнолагере базасында уздырыла торган «Айбагыр»га һәрьяклап ярдәм итәргә әзербез», — дип, сүзгә кушылды Михаил Афансьев та.
Җакшыдан үрнәк алырга
Оешманың алдынгылары дип, Түбән Кама районы бүлеген атады башкарма комитет җитәкчесе. «Түбәнкамалылар яшь буын белән бигрәк тә нык эшли. Алар мәктәпләрдә, музей-китапханәләрдә укучылар белән очрашып, керәшен киеме, тарихы, культурасы буенча лекцияләр һәм мастер-класслар оештыралар. Бүтәннәр дә эшли. Әмма түбәнкамалылар бу эшләрен киң халыкка да күрсәтә, ВКонтактеда үзләренең район группаларында да сөйлиләр. Һәрбер район оешмасына да социаль челтәрләрдә үз группаларын булдырырга кирәк», — дип искәртте Людмила Белоусова.
Бу урында Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевның, «алдынгы районнар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашсыннар иде, бәлки, күчмә мастер-класслар оештырыргадыр» дигән фикерен хупладылар.
Теләче районыннан идарә члены Григорий Петров үзләренең кечкенә генә Тәмте авылларында да зур эшләр алып барылуын әйтте.
«Ел да «Казанский»ны уздырабыз. Үз тырышлыгыбыз белән, сугышта катнашкан авылдашлар хөрмәтенә һәйкәл ясап, тирәсенә чыршылар утырттык«, — диде ул.
Үз чыгышын тәмамлап, Людмила Белоусова оешманың киләсе 2025 елга булган эш планнарын барлады, һәрбер район оешмасына үзләренекен булдырырга кушты.
Махсус бүләк
Галим, фольклорчы Геннадий Макаров озак еллар дәвамында оешма эшчәнлегенә үзеннән лаеклы өлеш керткән, халкыбыз ихтирамына ия булган, танылган керәшеннәргә тапшыру өчен республика оешмасының махсус бүләген булдыру тәкъдиме белән чыкты. «Бәлки, ул ниндидер күкрәк билгесе, я, истәлекле бүләк булыр», — диде Геннадий Михайлович.
Яшьләр форумы көтелә
«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесенең урынбасары Лиана Самойлова яшьләрне этномәдәни эшчәнлеккә җәлеп итүнең креатив ысуллары белән таныштырды. Яшь буын белән дә актив эш алып барылуын сөйләде. «Кряшен чибяре», «Җәшләр җыены» проектлары, «Беренче курс студенты» көннәре, төрле «квартирник»лар, борынгы көйләрне заманча итеп эшкәртү — барысы да яшьләрнең бер-берсе белән якыннан танышуына һәм талантлыларга ярдәм итү йөзеннән алып барыла. Киләсе елның апрель аенда тагын бер зур чара — форум уздыру планлаштырыла.
Бераз борчу
«Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова да ел дәвамында башкарылган эшләре, республикабызда гына түгел, чит төбәкләрдә концертлар белән чыгыш ясаулары турында күләмле чыгыш эзерләгән иде. Керәшеннәрнекен генә түгел, ә башка халыкларның культураларын да лаеклы тәкъдим итә алар.
Аның чыгышыннан соң, борчулы сораулар һәм тәкъдимнәр яңгырады. Идарә члены Ирина Муллина: «Бәрмәнчек» ансамбле керәшен исемен йөртсә дә, чит төбәкләргә чыксагыз да, үз республикабызда булсагыз да төрле халык җырларын, биюләрен башкарасыз. Бу безнең керәшен ансамбленең үз юлыннан тайпылуына китермәсме?» — дигән сорау куйды. Эльмира Кашапова җавап итеп, үз чыгышларының 60-70 проценты керәшен җыру-биюеннән һәм йолалардан торуын әйтте. «Бәрмәнчек» балалар студиясе ачу уйлары барлыгын, керәшен балаларын, яшьләрне күбрәк тупларга тырышуларын да җиткерде.
Мамадыш районының керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов «Бәрмәнчек»кә эксперт булырлык белгечләр советы булдырырга кирәклеген искәртте. Ансамбльгә ярдәм итәрлек белгечләр тупларга кирәк. Безнең бит җыр-музыка, бию ягыннан да, кием һәм этника буенча да яхшы хәзерлекле кешеләребез җитәрлек. Алар җыелып, киңәшмәләр уздырып, репетуар ягыннан да, башка оештыру мәсьәләләре буенча да үз фикерләрен әйтерләр иде«, — дигән тәкъдим җиткерде ул.
Питрау
Утырышта киләсе елга оештырыласы республикакүләм «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәмен уздыру датасы да каралды. 2025 елда 12 июль шимбәгә туры килә. Бу көнне престол бәйрәмнәре булган авыллар иртәнге якта келәүгә барып, көннең икенче яртысында бәйрәм оештыралар. Шуңа күрә, Иван Егоров республикакүләм «Питрау» бәйрәмен 19 июльдә уздыру өчен тавыш бирүләрен сорады. Шулай итеп, киләсе елда Мамадыш районының Җөри авылындагы Питрауда 19 июльдә булачак.
Геройлар турында китап
Барлык чыгыш ясаучыларны тыңлап, фикер алышканнан соң, Иван Михайлович оешманың эшен канәгатьләндерерлек дип атады. Йомгак ясап, оешманың һәрбер члены эшнең нәтиҗәсе, тотрыклылык өчен җаваплы булуын әйтте. Киләсе ел илебездә, Бөек Ватан сугышының 80 еллыгы уңаеннан, Ватан сакчысы елы буларак узачак. Бу юнәлештә дә республика төбәк керәшен оешмасы зур чаралар планлаштыра. Шул исәптән, Бөек Ватан сугышында катнашкан керәшен кешеләре, геройлары турында зур китап басылып чыгар дип көтелә.
Утырыш ахырында мәдәни мирасны һәм керәшеннәрнең традицияләрен саклауга, популярлаштыруга, мәдәниятара диалогны үстерүгә, бердәм мәгълүмати мәдәни киңлек формалаштыруга өлеш керткәннәре өчен, «Туганайлар» газетасы журналистлары Фирая Моратованы, Фрида Вәлитованы, Алина Кондратьеваны Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев