Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Редакциябез кунагы – «Керәшеннәр» КВН командасы капитаны Дмитрий Баранов

Алексеевск районының Кр. Баран авылында туып үскән Дима үзенең сәхнәгә чыгуы, җырчы-артистлар эшли башлавы турында сөйләде.

 – Сәхнәгә кем алып чыкты сине? 

 – Минем мама Кр.Баран авылы мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыта. Укытучы баласы булу шулай инде ул, бөтен булган конкурсларга сине алып йөриләр. Мин каршы да килмәдем, сәхнәдә чыгыш ясау ошый иде миңа. Шуннан башланды да инде. Төрле конкурсларга йөреп шомардым. 9 классны тәмамлагач театр училищесына укырга барам дигәч, беркемнең дә исе китмәде. 

 – Театр училищесында укырга авыр идеме? 

 – Мин мәктәпкә дә иртә кердем, Казанга укырга да иртә киттем. Беренче вакытларда авыр иде, аннан соң да җиңеләймәде. Кайбер башка уку урыннарында кебек, лекция генә язып утыру юк иде бездә, иртән биибез, аннан, җырлыйбыз һәм шулай иртәдән кичкә кадәр бераз гына да буш вакыт табылмады. Шул 4 ел эчендә 4-5 тапкыр укуны ташларга да уйлаган идем.  

 – Нигә театрга эшкә кермәдең? 

 – Дөресен генә әйткәндә, күп кенә курсташларым эшкә төрле театрларга бардылар, мирне дә дәшкәннәре булды, әмма анда акча юк бит. Училищены тәмамлаганнан соң үзем җырчы Ильсафка яздым, алып баручы кирәкмиме, дип сорадым. Ул кирәк диде. Шулай итеп аның белән эшләдем. Дәшсә, хәзер дә барам. 

Дмитрий турындагы тулырак материалны газетаның киләсе санында укый алырсыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев