Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Редакция кызларыннан җәйге рецептлар: сиреньле варенье, кузгалаклы окрошка

Сиреньле варенье, кузгалаклы окрошка һәм яшел коймакны пешереп калырга өлгерегез.

Сиреньле варенье

Бу варенье өчен 250шәр грамм су, шәмәхә төстәге (ак төстәгесе ярамый) сирень чәчәге таҗчыклары, шикәр комы алына.

Сиреньнең чәчәк таҗларын гына аерып алып, кәстрүлдәге салкын суга салырга. Кайнап чыккач, сүрән утта 10 минут тотарга. Суынгач, чәчәк кайнаган суны аерым савытка сөзәргә. Чәчәк таҗларын шикәр комы белән изәргә һәм шул суга салып, тагын 20 минут кайнатырга.

Кузгалаклы окрошка

Бу окрошка өчен түбәндәгеләр кирәк: кузгалак (200 грамм), су (1-1,5 л), кыяр (1-2 данә), пешкән бәрәңге (2 данә), каты итеп пешерелгән күкәй (2 данә), редис (6-8 шт), пешкән тавык боты (2 данә), башлы суган (0,5 данә), яшел суган (бер бәйләм), петрушка, тоз, борыч, каймак.

Кузгалакны юып турагач, кайнап торган суда 5-6 минут тотарга. Кузгалаклы кайнар су суынгач, суыткычка куеп торырга. Тавык итен, күкәй, яшелчә һәм тәмләткеч үләннәрне турарга. Шуннан соң аларны кузгалаклы суга салырга, тоз, борыч һәм каймак өстәп болгатырга.

Яшел коймак

1 стакан җылы кефирга (ряженка) ярты чәй калагы сода салырга. Аз гына шикәр комы һәм тоз сибеп, бер чи күкәй сытып, 6-7 аш калагы он өстәп тугларга. Камыр сыек булмаска тиеш. 3 пешкән күкәйне һәм бер зур бәйләм яшел суган кыякларын (ак өлешен калдырабыз) вак кына итеп турарга. Камырга салып, яхшылап болгатырга.

Витаминлы коймакны калын төпле кызган табадагы майда пешерергә. Коймак камырының һәр өлешен табага салыр алдыннан, аш калагын салкын суга тыгып алырга. Таба өстен капламыйча, әйләндерә-әйләндерә пешерергә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев