Рамил Хәйруллин: «Игътибар бирергә кирәк булган төп факторларның берсе – балаларны тәрбияләү»
Мондый фикерне «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин белдерде.
«Шәхсән минем фикер – тәрбиягә игътибар бирергә кирәк. Без барыбыз да урамда йөрибез, яшьләрдән сүгенү сүзләрен [ишетәбез]. Минемчә, бу безнең тәрбия бирү эшендәге җитешсезлекләр, бу юнәлештә эшләргә кирәк. Тәрбия бирү – ул приоритет. Әлбәттә, бәхәс бара: бала кайда тәрбия алырга тиеш – өйдәме, мәктәптәме? Мин өйдә дә, мәктәптә тә алырга тиеш, дип уйлыйм», – дип нәтиҗә ясады ул.
Дәүләт даими нигездә уку йортларын барлык кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итә һәм бу эшне дәвам итәчәк. Шуңа күрә нәкъ менә әлеге мәсьәлә приоритет итеп куелды.
«Әлбәттә, йолдызлар, җиңүчеләр дә булачак. Әмма безгә шуны аңларга кирәк: безнең балаларның төп массасы – ул безнең киләчәк. Чөнки алар киләчәк һәм барлык өлкәләрдә эшләячәк. Шуңа күрә, әлбәттә, барысы да тәрбиядән килә», - дип йомгаклады Хәйруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев