Рактан сакланыйк
Яман шешне кешенең йөзенә карап та беләләр.
Кешенең организмында яман шеш билгеләрен аның битендәге үзгәрешләргә карап та белеп була икән. Британия экспертлары шуны ачыклаганнар. Алар фикеренчә, битнең шешенке булуы, кызарып торуы яман шеш башлануы билгеләрен күрсәтә икән.
“Үпкәсендә яман шеш булган кайбер авырулар үзләренең йөзләрендәге шешенкелеккә һәм бит тиреләре кызарганлыкка игътибар итәләр. Моның сәбәбе түбәндәгечә: үпкәдәге шеш, гадәттә, күкрәк читлегендәге кан тамырларын кыса һәм, нәтиҗәдә, баш белән биттәге кан тамырларында кан йөреше тоткарлана”, – дип аңлатканнар “Рак чирлеләргә ярдәм итә торган Рейнольдс йорты” оешмасындагылар.
Болардан тыш, даими эч китү, тын бетү, тән кызышу да яман шеш билгеләреннән булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев