Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Раиса Герасимованың туган авылына багышлап язылган шигырьләре

Һичшиксез, һәрбер кешегә үз туган ягы кадерле, үз туган җире якын.

"Минем туган авылым, Кукмара районының Танькино авылы, табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Бу кечкенә генә авыл.

Авылыбызга 17нче гасыр башында нигез салынган һәм 1811-22нче елларда авылда чиркәү төзелгән. Чиркәү эшләгән вакытта авылыбыз якын тирәдә бик данлыклы булган.1936нчы елларга кадәр эшләп килгәннән соң, чиркәү ябылган. .Ә чиркәү бүгенге көнгә кадәр саклана. Хәзөр шушы чиркәүдә төзекләндерү эшләре бара. Шушы эш, башкарылып чыга алса, (бәлки музей итеп ачып куярлар), авылыбызның яңадан даны артыр иде. Туган авылыбыз яши әле Алла боерса",— ди Раиса Герасимова.

Туган авыл

Минем туган авылымны,
Чиркәүле авыл диләр,
Аның шушы атамасы,
Гөмер буена килгән.
Авылыбызда зур чиркәү бар,
Күптән ташландык хәлдә,
Бик данлыклы булган диләр,
Элек, эшләгән мәлдә.
Бик ямансулап утыра,
Күргәндер бик күп нужа,
Хәзер шушы, изге йортка,
Ала каргалар хуҗа.
Чиркәү кырында таш кибет,
Заманына күрә зур иде,
Юлчылар туктап киттеләр,
Товар гел кайтып торды.
Кайнар икмәк кайта иде,
Атнага өчәр тапкыр,
Ул ипекәйнең тәмнәрен,
Һич онытырлык түгел.
Элек авыл уртасыннан,
Олы юл уза иде,
Машиналар узган чакта,
Тузаннар туза иде.
Чиркәү кырыенда кибет,
Кибет каршында клуб
Мәж килеп ята идек бит
Шунда концертлар куеп.
Хәзер болар берсе дә юк
Бернихәл итеп булмый,
Хәзер хуҗалыклар саны,
Бер дистәгә дә тулмый.
Бик сагынам авылымны,
Хәрвакыт күңелемдә,
Чит авылда яшәсәм дә,
Ул йөрәктә бәр генә,
Туган авылым, Танькино.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев