Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Радик Ефимов: «Дүсмәт җирлегенә авыр хәбәрләр килмәсен, тормышлар яхшы булсын»

Мамадыш районының Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Радик Ефимов эшләнгән эшләргә тукталды, яңа елдагы планнар турында сөйләде.

– 2023 елда безнең Дүсмәт авыл җирлегендә үзара салым акчасына шактый эшләр башкарылды. Шулардан, Комазан Башында 110 метр озынлыкта юлга вак таш түшәлде. Акман авылында 54 метр юл салынды. Иске Комазанның Лесная һәм Советская урамнарында ике күпер ремонтланды. Ул күперләргә үзара салым акчасының 350 мең сумы тотылды.

Дүсмәт авылында элек халык тыкрык чишмәсе дип йөртелгән чишмәне һәм аның тирә-юнен яңартып төзекләндердек. Авылның бөтен халкы бергәләшеп, аңа Ару чишмә дип исем кушты. Суны чыгып, күпер һәм чишмәгә бетоннан өстәмә юл да салынды. Беседка корып куелды. Купель ясау өчен җир казыта башлаган идек, акча җитмәгәч, бу эш тукталып калды. Әле боларын эшләтү дә 590 мең сумга төште.

Дүсмәттә дә, Комазан Башында да су башнясы ремонтланып, яңа насос көйләнде. Иске Комазанда су башнясы төбе юылып беткән иде, Фәнүс Нәфыйков 4-5 машина балчык кертте, ә энесе Рәис башняның сварка таләп ителгән урыннарын карап, ябыштырып куйды. Фәнүснең тракторы бар – кайда нәрсә эшләргә кушсаң да, йөри. Бик булган егетләр, җирлектә андый кешеләр барында, эшләп була.

Иске Комазандагы сигезьеллык мәктәпне ябып, укучыларны байтактан инде Дүсмәт мәктәбенә күчергәннәр иде. Хәзерге вакытта 8 малай Дүсмәткә йөреп укый. Ә мәктәп бинасында – клуб, балалар бакчасы. Бакчага 2 бала йөри. Бинаның клуб урнашкан башы җимерелә – стенасы авып, газ торбалары китә башлаган иде. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов бюджеттан 180 мең сум акча бирде. Клубның шул стенасын, кырыен тигезләп, өлешчә күтәрдек, түбәсе профнастил белән ябылды.

Өч авылда – Акман, Комазан Башы һәм Иске Комазанда, үзара салым акчасына, урамнардагы электр баганалары башына куелган лампаларның уналтысы алмаштырылды. Санап үтелгәннәр – 2023 елда Дүсмәт авыл җирлегендә башкарылган эшләр. Яңа елга да планнар зур.

2024 елда Дүсмәт авылына керешли, парк кырында күл ясарга уйлыйбыз. Аның өчен, парк янындагы чишмәне казып тирәнәйтеп, кырларына таш түшәтергә кирәк. Эскәмияләр дә куелачак. Андагы корыган агачларны кискәч, урман да матур булып күренеп тора.

Бу яңа елда Акманда – юл түшәү, Комазан Башында су башнясын әйләндереп алу, ә Иске Комазанның Подгорная урамы юлына вак таш түшәү каралган.

2024 елда үзара салым акчасын, Дүсмәт һәм Комазан Башы авылларында кеше башыннан – 1000 сумнан, ә Акман, Иске Комазанда 500әр сумнан җыярга булдык. 2023 елда Дүсмәт авыл җирлегендәге халыкның үзеннән үзара салым акчасы 250 мең сум җыелган иде. 2024 елда 194 меңләп кенә лимит куйдылар, шуннан артканына дәүләттән акча өстәлеп кайтмаячак...

Яңа елда барлык кешегә дә саулык-сәламәтлек, иминлек телим. Сугышлар бетсен, барысы да исән-сау булсыннар. Безнең җирлектән махсус хәрби операциядә – тугыз егет. Әле ике ай элек Акманнан ике малай контракт буенча китте, берсе шалтыратып тора. Хәрби операциядәге ул егетләргә гуманитар ярдәм җыюда халык актив катнаша. 2024 елда ул яклардан авыр хәбәрләр алырга язмасын, исән-сау йөреп, тынычлык урнаштырып, әти-әниләре, якыннары янына тизрәк әйәләнеп кайтсыннар. Илне яшәтүче авыл халкының үз тормышы да яхшы, эшләре уңышлы булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев