Повесткада күрсәтелгән вакытка хәрби комиссариатка килмәгән өчен штраф күләме арттырылачак
Россиянең административ хокук бозуларга кагылышлы кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, шушы елның 1 октябреннән башлап, җитди сәбәпләр булмаган килеш хәрби комиссариатка килмәгән өчен административ штраф күләме 10-30 мең сумга кадәр җиткерелә.
Элегрәк бу штраф күләме, иң күп дигәндә, 5 мең сум тәшкил итте. Тиешле документ рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.
Үзенең гаилә хәле, яшәү, эшләү яки уку урыны, рәсми рәвештә теркәлмичә яңа урынга яшәргә күченүе турында хәрби комиссариатка хәбәр итмәгән гражданнар исә 5 мең сумга кадәр административ штрафка тартылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев