Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Поршур һәм Село-Чура авылы мәктәпләрендә Беренче кыңгырау чыңлады

Бүген «Туганайлар» газетасы журналисты Алинә Галимҗанова һәм SMM белгече Руфина Канашова Кукмара районының Поршур һәм Село-Чура авылларында булып кайтты.

Бүген бөтен мәктәпләрдә яңа уку елын башлап кыңгырау чыңлады. «Туганайлар» газетасы журналистлары да Белем бәйрәмендә Кукмара районында булып кайттылар.

Поршур авылында яңа төзелгән мәктәп һәм балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Село-Чура мәктәбенең филиалы булган мәктәптә башлангыч класста 11 бала белем алачак, ә балалар бакчасына 6 бала йөриячәк. 

Килгән кунаклар арасында Татарстан Республикасы Премьер-Министры урынбасары - Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Заббаров, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, «Вахитово» оешмасының җитәкчесе Нафик Хөсәенов бар иде.

Кунакларны укучылар әниләре белән бергә, керәшен күлмәкләреннән җырулар белән каршы алдылар.

Село-Чура авылы мәктәбен дә капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә ачтылар.  

«Балалар өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган мәктәпне төзүчеләргә зур рәхмәт. Киләчәгебез балаларда бит, алар өчен эшләргә кирәк. Кукмара районы башлыгына зур рәхмәт, район өчен янып йөри. Яңа көчләр белән, яңа мәктәптә укырга да укырга», –  дип сәламләде Марат Заббаров.

Кызыл тасма киселеп, яңартылган мәктәпнең ишеге ачылгач, укучылар, укытучылар, әти-әниләр мәктәпкә агылып, чиста, матур кабинетларга уздылар. Быел монда 104 бала белем алачак.

Поршур һәм Село Чура авыллары турында тулырак газетабызның киләсе санннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев