Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Поршур авылы өр-яңа мәктәпле булды

Яңа уку елында Кукмара районының Поршур авылында – өр-яңа мәгариф үзәге ачылды.

Мәктәпнең ачылу тантанасында укучылар, укытучылар белән бергә зур кунаклар – Татарстан Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты. Әлеге олы кунакларны ике мәктәптә дә керәшенчә биюләр, ипи-тоз, тәмле тәбикмәк белән каршы алдылар. Поршур мәктәбенә, балалар бакчасына йөрүчеләр үз әниләре белән күмәк бию өйрәнгәннәр. 

– Бүген – безнең икеләтә зур бәйрәм. Беренче чиратта, үзебезнең балаларыбызны, дәвамчыларыбызны Белем бәйрәме белән котлыйм. Бу матур биналар балаларны үзләренә чакырып торсыннар. Дөресен генә әйткәндә, мондый биналарны Казанда да еш очратып булмый, күргәч, үзем дә шаккаттым. Хәзер инде иң мөһиме – тырышып уку, – дип котлады Марат Җаббаров укучыларны һәм аларның укытучыларын.

Поршур авылындагы мәгариф үзәге –  балалар бакчасын һәм башлангыч мәктәпне үз эченә ала. Югары Чура урта мәктәбенең һәм Поршур авылындагы башлангыч мәктәпнең директоры бер үк кеше – Эльмира Тукеева. Җитәкче сүзләренә караганда, бу төзелеш «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы буенча алып барылган. Поршур башлангыч мәктәбендә 11 бала белем һәм тәрбия ала.

– Бу мәктәпләрнең ачылуы авылда яшәүче барлык әти-әниләрнең, балаларның хыялы иде. Поршурда 1987 елны салынган бик иске мәктәп тора иде. Аны төзекләндерү турында уйламадык та, өр-яңа мәктәп салырга кирәклеге аңлашылды, – диде Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев.

Мәктәпләрне ачу тантанасында директорга 100 мең сумлык сертификат һәм символик Белем ачкычы тапшырдылар. Традиция буенча, тантаналы төстә, кызыл тасма киселеп, яңартылган мәктәп ишеге ачылгач, чәчәк бәйләмнәре күтәргән укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр чиста, матур кабинетларга уздылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев