Популяр җырлар авторы Анна Попова: «Иҗатымны яңадан башларга ниятем бар»
Популяр җырлар авторы, юрист Анна Попова янәдән иҗатка кайтмакчы.
100дән артык җыры сәхнәләрдә яңгыраган автор соңгы елларда иҗат мәйданыннан бөтенләй диярлек югалып торган иде, дип яза «Интертат».
Анна Попова элек Элвин Грей, Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдиновалар белән бик актив хезмәттәшлек итә иде. Шулай ук ул — суд эшләрен алып баручы юрист та.
«Аллага тапшырып, иҗатымны яңадан башларга ниятем бар. Миңа ышанганнарга һәм иҗатымны яратып көткәннәргә мең рәхмәтемне белдерәм. Менә мондый җыр белән башлап җибәрәбез яңа юлымны. Иҗатташларыма аеруча рәхмәтлемен», — дип яза ул.
Аннаның «Тупса» дигән яңа җырын Илсөя Бәдретдинова башкаруында ишетү мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев