Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Покрауда кайсы көнне пирог пешерергә, мал суярга, хәер бирергә ярый?

Покрау җитеп килә. Газета укучыларыбыз шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.

Христиан динендә корбан чалу дигән сүзе дә, йоласы да юк. Чөнки христианнарда халыкны коткару өчен, Үзен Үзе корбан иткән, бер генә корбан – ул Иисус Христос. “Ходайдан әр төрле ярдәм сорау да, тау итү дә, корманнарсыз, боткаларсыз Ходай йортында – чиркәүдә булырга тиеш”, – ди священниклар. 50нче псаломда “...Корман теләсәң, китерер эйем, тик Син корман җандырыуны теләмейсең. Алла кайгылы, җыуаш күңелне кимсетмәс...” дигән юллар бар. “Чөнки безнең җазыкларыбыз өчен Ходайга корман – Иисус Христос үзе. Башка төрле корманнар булырга тиеш түгел”, - дип, отец Димитрий Сизов кыскача гына аңлатты. Ләкин борынгыдан ук ата-баба сеңдереп калдырган әлеге йолага күңел җылысы, ышаныч салынган...

Бер генә Епархия дә, бер генә священник та кайсы көнне коймак, бәлеш пешерергә, кайсы көнне тәкә суярга дигән сорауларга җавап бирмәячәк. Алар барысы да борынгыдан, христианствоны алганчы ук барлыкка килгән йолалар. Көз көнне мәҗүсиләр, уңышны җыеп алгач, малларын абзарга япкач, бакчаларында эшләрен тәмамлагач, табигатькә, Тәңрегә корбан чалганнар. Бакчада, басуда үскән әйберләрдән ипиләр пешергәннәр, җиргә күмгәннәр, елгаларга агызганнар. Шушы заманнардан ияреп килгән йола, әле дә кайбер якларда күзәтелә. Аны кемдер "корбан чалу", кайберләре "кан чыгару" дип атый. Аны 14 ноябрь - Көҗмә Демиянга калдыручылар да, 14 октябрьдә – Покрауда үтәүчеләр дә бар, әтәч яки, тавык суялар. Болар барысы да мәҗүсилек кайтавазы. Күп җирләрдә бөтенләй дә юк инде ул. Пирог пешерү калды, аны Покрауга бөтен як керәшеннәре дә әзерли.

Епархия дә, священниклар да Покрау бәйрәме – зур келәү икәнлеген, аның алдыннан килгән суббота – ел саен родительский көн дип йөртелүен (быел ул 8 октябрьгә туры килә) аңлата. Бу көнне барлык чиркәүләрдә дә мәңгелеккә киткәннәр өчен келәү укыла. Бүгенге чиркәү таләпләре буенча, ике көн Покрау көннәре итеп билгеләнә. Берсе – Покрау субботасы, икенчесе Покрау үзе. Бер генә дини кенәгәдә дә корбан чалу, пирог пешерү турында язылмаган. Корбан чалу христиан динендә бөтенләй тыела.

Ләкин, без керәшенннәр күбебез ата-бабайдан калган мәҗүсилек гадәтләре белән яшибез. Бу – керәшен культурасының зур бер өлеше, безне башкалардан үзгә итеп таныта торган йолалар. Боларны, канга сеңеп калган нәрсә буларак, ата-бабайлар истәлегенә башкарып киләбез.

Олы бәйрәмнәрдә аш-су әзерләп, мохтаҗларга хәер бирү, аларны сыйлау электән үк иң саваплы эш, гадәт булып саналган. Шулай итеп, Питрау һәм Покрау пироглары, Пасхага күличлар пешсен! Ару яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев