Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Покрау көн пируглары рецептлары

14 октябрь – Покрау көн. Элгәредән килгәнчә, әле совет заманында да халык бу бәйрәмне хәзинәдә барын әзерләп каршылый иде. Күп итеп, ярмалы, яшелчә пируглары пешерәләр. Авылда ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләргә, күрше-тирәгә дә Покау пируглары кертәләр. Туганнар, гадәттә, төп йорттагы бәйрәм табынына җыела.

Кәбестәле пируг

1 стакан сөтне җылытып, 2 чәй калагы шикәр комы һәм 10 грамм коры чүпрә салып болгатабыз. Җылы урында 10-15 минут тотабыз. Тирән савытка 2 күкәй сытып, 0,5 чәй калагы тоз өстәп болгатабыз. Шуңа күпереп менгән апара, 100 грамм эретелгән ак май, 1 стакан җылы су, 4 стаканга якын он кушып, йомшак камыр басабыз.

Камыр кабарган арада, 1 баш кәбестәне, 2 суганны вак итеп турыйбыз, кишерне кыргычта уабыз. 3 аш калагы үсемлек мае салынган табада суган белән кишерне 5-6 минут кыздырабыз да, кәбестә кушып, тоз, шикәр комы һәм бераз су өстибез. Болгата-болгата, акрын утта 20 минут пешерәбез.

Майлы табага пергаментны тигез итеп җәябез. Камыр җәемен шул табага салып, өстенә суынган эчлекне тигезләп салып чыгабыз. Камыр җәемен каплап, пиругны бөрәбез. Өстенә тугланган күкәй агы сөртәбез. Газ пичендә (180°С) 20 минут пешерәбез.

 

Бодай ярмасы белән кишер пиругы

1 стакан кефирга 250 грамм ак май, бер чеметем тоз салып болгатабыз. Шуңа 0,5 чәй калагы сода салып болгатылган он кушып камыр басабыз.

Ике кишерне вак тишекле кыргычта уабыз. Кайнап торган тозлы суга ике пакет бодай ярмасы салып, 4-5 минут кайнатабыз, пакетларны чәнечке белән эләктереп кайнар судан алабыз, суы саркыгач, пакетыннан савытка бушатабыз, ак май һәм уылган кишер салып болгатабыз, савыт өстен каплыйбыз. Аннан сөлгегә урап, бер ярты сәгать тотабыз.

Камырны кисәкләргә бүлеп җәябез. Эчлек салып, озынча пирожкилар ясыйбыз. Газ пичендә (180°С) 20-30 минут пешерәбез. Пирожкиларны ак май белән майлыйбыз.

 

Кишер пирожкие

Бер чеметем тоз, чәй калагы очы белән сода алып, 1-2 стакан чамасы онга кушып болгатабыз. Шул онга 200 грамм куе каймак салып, камыр басабыз.

4-5 кишерне кыргычта уабыз, шуңа суда бүрттерелгән бер-ике уч йөзем салып болгатабыз. Камырны 10 өлешкә бүлеп, җәябез. Һәрберсенең уртасына йөземле кишер салабыз, Пирожкиларны бөреп, газ пичендә (180°С) 20-25 минут пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев