Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрауда яңа бәрәңге ашап карадыгызмы?

Безнең бакчаларның патшасы ул – бәрәңге.

Бәрәңге утырту, аның уңышын җыю җиңел булмаса да, авылда күпләр өчен бу бәйрәмгә тиң. Чөнки ул көнне якыннарың, балаларың булышырга килә. Эш тәмамлангач, барысы бергә утырып, тәмләп чәй эчәләр, хуҗалар әзерләгән тәм-томнардан авыз итәләр. Әле борынгыдан калган шундый гадәт тә бар: бәрәңге утырткан көнне күп итеп күкәй пешерелә.
Утыртканнан соң да бәрәңгенең эше күп, шытып чыгуга, чүп үләнен утарга, колорадо коңгызыннан сакларга... Бәрәңгене беренче тапкыр Питрау бәйрәмендә алып карыйлар. Быел бәрәңгенең уңышы ничек булыр. Питрау көнне карадыгызмы?, дигән сораулар белән без газетабызны укучыларга мөрәҗәгать иттек. Барлыгы 71 кешедән җавап алдык. Шуларның 17е “карадым, әйбәт күренә бәрәңге”, 3 кеше “кырау суккан иде, начаррак”, 39ы “Питрау яңгырлары яуса, үсеп китәр дип өметләнәбез”, 8е “начар быел бәрәңге” дигән, 4 карендәшебез “ярыйсы” дип куйганнар. Җавап язучылар белән сөйләшеп тә алдык. Мәсәлән, Татарстанның халык артисты Галина Казанцева:

“Быел бәрәңге бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Айга бер яңгыр сибәләп үтеп кенә, ничек үссен лә ул! Бәрәңгегә су да сибеп бетерерлек түгел. Безнең гаиләнең бәрәңге бакчасы Тукай районының Маҗын авылында. Июнь аенда бер тапкыр яңгыр явып үтте, ансы да бик аз булды, җитмәсә кырау төште. Өстәвенә корт та күп елдагыдан. Ел да беркая булмаса да, Мамадышта яумый калмый иде яңгыр, быел анда да җирне туендыра алмады. Питраудан соң, яумасмы дигән өмет бар әле, бәлки аз булса да үсәр”, – диде.


Шушы районның Мәләкәс авылыннан Людмила Адамова:

“Мин быел яңа сорт бәрәңгеләр утырттым. Иртә өлгерә торганнар –“Беллароза” сорты. Иртәрәк тә утырттык, апрельдә үк. Алар бик әйбәт күренә. Ә калганнарын Микула вакытында гына утырткан идек. Ел да йоласына туры китереп Питрауда бәрәңгене алып ашап карыйбыз. Шундый коры ел булса да, уңышы әйбәт күренә бәрәңгебезнең, ансы сөендерә. Әле яңгырлар булыр, үсәрләр, дип уйлыйм. Бәрәңгең булса, ач калмассың, дигән халык. Күптән игелә торган культура булса да, бәрәңге уңышы мул булсын өчен шактый тырышырга туры килә шул. Сортларын да алмаштырып тору кирәк”, – дип сөйләде.


“Түбән Кама районының Ширәмәт авылыннан без. Утырткан бәрәңгебезнең сортын белмим. Уңышы әйбәт булыр диярлек түгел. Быел икенче ел гына утырттык әле, бакчабыз яңа. Бәлки аны тукландыру да кирәктер. Ә начар булуның төп сәбәбе – яңгырлар булмау. Дым бөтенләй юк Бәрәңге утыртканнан соң, бер генә яуды. Икенче сәбәбен тирә-күршеләр биредәге җирдә әчелек аз дип аңлаталар”, – дип үз фикерен җиткерде карендәшебез Елизавета.


Хәзер бәрәңгене иртәрәк утыртып, август ахырында ук алу гадәткә керде. Җылы матур көннәрдә эшне бетереп куйыйк, дип ашыгамы халык? Ничек булса да, бар уңышны җыеп, исән-имин ашарга насыйп булсын.

Людмила Адамова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев