Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Питрау түгәрәк уены-2024» фестивалендә катнашу өчен 50дән артык гариза килгән

«Түгәрәк уен» фестивале Питраудагы төп мәйданнарның берсендә уза. Димәк, Мамадыш районының Җөри авылында уза торган быелгы Питрау бәйрәмендә 50дән артык керәшен фольклор коллективын күреп булачак.

Фестивальнең төп максаты: керәшеннәрнең этник культурасын үстерү һәм саклау. Төрле район, республикада яшәүче фольклор ансамбльләр әлеге чарада  һәр ел катнашырга тырышалар.

Быел «Питрау түгәрәк уены-2024» фестивале үзенә Татарстанның  21 районыннан һәм Казан белән Яр Чаллы шәһәрләреннән фольклор ансамбльләрне җыячак. Россия төбәкләренә килгәндә, Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районыннан, Башкортстанның Бакалы районыннан, Удмуртиянең Грахово районыннан катнашучылар да көтелә. 

Солистлар белән бергә «Питрау түгәрәк уены-2024» фестивалендә барлыгы 55 гариза килгән: 50 коллектив һәм 5 солист. 

Бәйрәмгә киләчәк  фольклор коллективлар, солистлар аерым соклану сүзләренә лаек. Алар, армый-талмый көнне-төнгә ялгап, бәйрәмне булдыручылар. Фольклор ансамбльләр – Питрау күрке. Гадәттә, «Питрау түгәрәк уены» мәйданчыгында алар төнге 12гә кадәр чыгыш ясыйлар.

«Питрау түгәрәк уены-2024» фестивале 13 июль көнне Питрауның төп мәйданнарының берсендә 18:00 сәгатьтә башланып китәчәк һәм аны Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге әзерли. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев