Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрау – иң масштаблы бәйрәм

11 июльдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында республикакүләм керәшен мәдәнияте «Питрау» фестивален оештыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Быел Җөридәге Питрау бәйрәмендәге үзгәрешләр, көтеләчәк яңалыклар турында сөйләделәр.

Матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, Мамадыш районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе, республика керәшен иҗтимагый оешмасының Мамадыш бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов, «Кряшен-чибяре» конкурсының башкарма директоры Юлия Дувалова катнашты.

Елның-елында Питрауга төрле төбәкләрдән меңләгән кунак килә. Шунысын да әйтергә кирәк, кунаклар, катнашучылар саны ел саен артканнан-арта бара. Димәк, фестиваль мәйданы да киңәя.

«Милли бәйрәмнеребез үткәч, иң масштаблы республикакүләм керәшен мәдәнияте «Питрау» фестивале була. Бу — керәшен халкының иң төп бәйрәмнәреннән берсе. Питрауга быел 50 меңгә якын халык килер дип фаразлыйлар. Мондый бәйрәмнәр, чыннан да, безнең бердәм, бер халык булуыбызны күрсәтә», — дип искәртеп узды Дамир Натфуллин.

Питрау мәйданын бөтен Россия буйлап чәчелгән керәшен фольклор коллективларының очрашу урыны дисәк тә була. Төрле як төбәк керәшеннәрен җыя ул үзенә. Питрауда тагын бер яңалык — «Түгәрәк уен» фестивале. Бу хакта Людмила Белоусова сөйләде.

«Быел 50 фольклор коллектив киләчәк. Красноярск крае, Самара өлкәсе, Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан да килерләр дип көтелә. Шунысы сөендерә, бу коллективлар саны елдан-ел арта. Быел, беренче тапкыр, „Түгәрәк уен“ фестивале оештырыла. Анда әлегеге 50 коллектив чыгыш ясаячак, алар үз якларының җыруларын башкарачаклар. Иң популяр булган «Димче» танышу аланы да тамашачыны үзенә тартыр. Үз парын табарга теләгән кеше телефон номерын калдырып, очратырга теләгән егет яки кызның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында язып, анкета тутырып калдыра ала. Шул анкеталарны димче Гөрпи карап, ялгызларга үз парларын табарга булыша».

Мәйданны бәйрәмгә әзерләү эшләре инде төгәлләнгән. Бизәлеш буенча кайбер яңалыклар да кертелгән. Уеннарда, ярышларда катнашучыларны яхшы бүләкләр көтә. Милли көрәштә җиңгән төп батырга быел машина түгел, ә акча биреләчәк. «Көрәштә баш батыр калган егеткә 500 мең күләмендә акчалата бүләк биреләчәк, — дип әйтте Степан Спиридонов һәм бәйрәмгә әзерлекнең кыштан ук башлануы турында сөйләде. — Фольклор ансамбльләр белән сөйләшеп, репертуарларын барладык. Алар чыгыш ясаячак фольклор мәйданчыклар да быел яхшырак әзерләнелде. Бәйрәмгә килергә теләүчеләр өчен Мамадыш шәһәре белән ике арада автобуслар йөреп торачак, машиналарны калдырып тору өчен зур стоянка була. Мәйданга керә торган җирдә бушлай лотерея билетлары алып булачак. Бәйрәмгә 50 якын эстрада җырчысының да килүен көтәбез. Питрауны бер килеп күргән кеше, ел саен киләчәк. Чөнки керәшен халкының гына түгел, башка милләт вәкилләренең дә яраткан бәйрәме ул — Питрау».

Ә инде Питрауның иң көтеп алынган матур мизгелләре — «Кряшен чибяре» конкурсы. Анда күп кенә районнардан уңган-булган керәшен кызлары катнаша. Быел бу конкурстка да үзгәрешләр кертелгән. 

"Кряшен чибяре — этник конкурс. Ел саен Питрауның йөзек кашы булып тора. Бу матурлык конкурсында, кияүдә булмаган, 18 яшьтән 28 яшькә кадәрле кызлар катнаша. Быел финалга чыккан 10 кыз сәхнәдә дефиле, визитка, иҗади номер, милли йола күрсәтәчәкләр, интеллектуаль тур да булачак. Беренче турда гаилә мирасын, борынгыдан сакланган әйберләрне күрсәтәчәкләр. Биредә Татарстан күләмендәге "Кряшен Чибяре"н һәм Мамадыш муниципаль районының "Кряшен Чибяре"н сайлаячаклар, димәк, ике җиңүче билгеләнеп, икесенә дә таҗ биреләчәк. Ел саен җиңүчегә 50 мең күләмендә акчалата бүләк бирелә иде, быел да аннан ким булмаячак", — дип сөйләде Юлия Дувалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев