Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрау бәйрәме тарихыннан: Җөриләрдә җөрдек әле

«Туганайлар» газетасында басылган язмаларга таянып, 2010 елда уздырылган Питрауга бергәләп күз салыйк.

Җәйнең авыр килүе халык күңелендә шомлану кузгатса да, элек-электән килгән Питрауны уздырмый калу дөрес булмас дип, мамадышлылар белән Татарстан керәшен оешмасы идарәсе уртага салып киңәшләштеләр һәм 17 июль көнне унберенче тапкыр Җөридә республикакүләм Питрауны уздырдылар.

Иң элек, Питрау аланына Шыя елгасы аша салынган күпердән чыгып, дистәләгән районнардан килгән фольклор ансамбльләре тезелеп баскан «урам» аша үтәсең, һәр ансамбльнең киемнәренә сокланасың. Аяклар, үзләреннән-үзләре, агач читән эчендәге кара-каршы тезелгән керәшен өйләренә атлый. Аның берсе Җөри Питравы тарихына, аны әзерләүче, уздыручыларга багышланган стендлар, альбомнар, истәлекле бүләкләр белән бизәлгән булса; икенчесендә — керәшен көнкүреше тарихы. Бу өйне бизәү төрле елларда Мамадышның төрле авыл, мәктәп музейларына тапшырылган. Быел чират — дүсмәтлеләрдә. Килгән кунакларны борынгы керәшен өе түрендә Нурфәния һәм Михаил Ефимовлар каршы алды. Өйләр янында ук буралап эшләнгән кое тора. Зур чиркәү макеты керәшен «авылы»н тагын да тулыландыра.

Кырык градуска якын эсселек торса да... Россиянең 45 регионыннан культура хезмәткәрләре дә, Татарстан районнары башлыклары, төрле предприятие җитәкчеләре дә бар иде. Чиләбе өлкәсе, Башкортстан, Удмуртия делегацияләре үз төбәкләренең милли сулышын алып килгәннәр.

Мәйдан уртасына, җигүле атка утырып, сугыш һәм тыл ветераннары да; чын керәшен киемнәреннән Җөри әбиләре дә; биредә узган беренче Питрау елында, моннан 11 ел элек дөньяга килгән балалар да чыкты. Халык, үзенең яраткан җырчылары Георгий Ибушев, Лидия Әхмәтова, Галина Казанцева, Вадим Захаров, Винера Ганиева, Зоя Борисованың керәшен җырларын башкаруын бигрәк тә яратып тыңлады. 

«Керәшен авылы» сәхнәсендә асыл кызлар арасыннан керәшен чибәрен сайладылар, хур сәхнәне артистлар яулады. Ни сәбәпледер, фолькор аснамбльләрнең чыгышлары гына әзрәк булды быел. Спорт сөючеләр мәйданда төрле спорт уеннарын карап рәхәтләнделәр.

Төн карасын бүлеп, учак та янды, яшьләр — үзләренчә, олылар олыларча бәйрәм итте. Икенче көнне кояш шактый күтәрелгәндә дә әле Җөри ягыннан Питраудан кайтучы машиналар күренә иде.

(Р. Михайлова. «Туганайлар» газетасы, 29 июль, 2010 ел).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев