Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Питрау – 2023” туган җирне, күңел матурлыгын һәм батырларны данлады

15 июль кичендә, Мамадыш районының Җөри авылы янәшәсендә урнашкан Тырлау аланында, егерме бишенче тапкыр республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале узды.

Бер-бер артлы бәйрәмнәр үтә тора. Инде сизмәгәнбез дә җәйнең кыл уртасы килеп җиткән. Җәйнең нәкъ шушы вакытында, 12 июльдә Питрау бәйрәме билгеләп үтелә.  Бәйрәм кунаксыз булмый. Быел республикакүләм Питрау бәйрәме кунаклары – Татарстан Дәүләт советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт советы депутаты Дмитрий Самаренкин, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.

Олы кунакларны капка төбендә керәшен чибәрләре сәламләде.

Бәйрәмнең төп оештыручылары – чыгышлары белән Мамадыш ягыннан булган, республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров һәм үз районнары башлыгы Анатолий Иванов. Зур мәйданда – “Керәшен хуҗалыгы”, “Питрау” музее, халык һәм спорт уеннары, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре һәм сувенирлар ясау буенча мастер-класслар, “Туган як” сәнгать-этник картиналар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бәйрәм керәшеннәрнең «Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле, республиканың 20 районы һәм шәһәреннән, Россиянең 4 төбәгеннән килгән 50дән артык фольклор коллективлары чыгышын үз эченә алды.

Туган җирне ярату, тамырларны онытмау, батырлар тәрбияләү

Питрауга килүчеләрнең саны артканнан-артып торды. Дулкынландыргыч итеп сәхнәләштерелгән пролог өлешен халык тын да алмый тыңлады. Татарстанның атказанган артисты, дәдәй ролен башкаручы Олег Фазылҗанов балалар белән сөйләште. Әңгәмә Питрауга бәйле сораулардан башланса да, төп мәгънәсе туган җирне яратучы батыр булу серләрен ачып бирү белән төгәлләнде. Балалар мәйдан уртасында кайсыдыр сыбызгы ясый; кемдер бүрәнәдән оста сикерә, анда туры йөри ала; ә берәве капчык белән сугышуда сынатмый. Дәдәйләре аларны “иң җитез керәшен малайлары” дип мактап алганнан соң, бүрәнә өстендә капчык белән сугышуның каян килеп чыгуын аңлатты.

“Борынгылар яшьтән үк үзеңне, якыннарыңны саклый алырлык көчле булу өчен, шундый уеннар уйнаганнар. Балаларны, атка утырганчы, бүрәнәгә утыртканнар, корал урынына кулына капчык тоттырганнар. Тик сугыша белү генә кешене көчле итми. Күзләрегезне йомып, туган җирнең сулышын тоярга тырышыгыз. Безнең борынгы бабайларыбыз күк, елгалар һәм агач-куакларга изге итеп табынган заманда, һәр ыруның үз тавы булган. Шунда менеп, алар Аллаларга – Тәңрегә, Умайга, Җирсуга ялварып, исәнлек-саулык һәм иминлек сораганнар. Табигатьне, туган җирне яратудан үзләренә һәм туачак балаларына сихри көч алганнар, бәхетле һәм батыр булганнар”, - дип кунакларга борынгы легенда сөйләнде.

Дәдәй сөйләгәндә “Бәрмәнчек”ләрнең мәйдан тирәли утырган халыкка керәшен тамгаларын күрсәтүләре, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары белән бергәләп, җыр-музыка астында төрле хәрәкәтләр ясавы да борынгылыкны күз алдына китерде. Ареруча да дулкынландыргыч мизгелләр булып, барабаннар, дәфнәләр кагып, батыр егетләрнең туган җир, халык өчен көрәшү күренеше булды. Бигрәк тә, Александр Игнатьев башкаруындагы “Мин кайтырмын” дигән җырны тыңлаганда, яшь аралаш, бүгенге көндә илебез өчен ут астында көрәшүче егетләрезне күз алдына китердек. Шундый батырларыбыз өчен горурландык. Сугышта катнашкан ветераннарның мәйдан уртасына чакырылуы да, халкыбызның аларга булган хөрмәтен күрсәтте.

"Туган җирне беркемгә сатмыйлар, беркемгә бирмиләр, аны бары тик яклыйлар. Шушы җир өчен күп кешеләр яуда башларын салган. Читкә киткәннәрне дә бернинди Тәңре, Умай сакламаячак. Бу җир – безнең туган җиребез. Без бу җирдә генә бәхетле", – дип сөйләде театральләштерелгән тамашаны алып баручы.

 

“Питрау учагының ялкыны йөрәкләргә күчсен”

Прологтан соң сүз кунакларга, оештыручыларга бирелде. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Питрау кебек бәйрәмнәр хәзер аеруча мөһим.

“Бу елгы Питрау аеруча үзенчәлекле. Илебезнең төрле почмакларыннан халык инде егерме бишенче тапкыр Җөри җирлегенә җыела. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, дәүләт советы депутатлары һәм үземнең исемнән шушы шатлыклы бәйрәм белән котлыйм. Әлеге бәйрәмгә җыелу халыкның бердәмлеген, үзара аңлашып яшәвен күрсәтә. Без монда килеп, күптән очрашмаган туганнарыбызны, хезмәттәшләребезне күрдек. Питрау ул – татулык бәйрәме. Бары тик әйбәт кәеф, күңелгә шатлыклы мизгелләр өстәсен иде. Питрау учагының ялкыны йөрәкләргә күчсен. Исәнлек, иминлек китерсен. Килгән кунакларга, аеруча, оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәм”, – диде Фәрит Хәйруллович.

Аның чыгышыннан соң, бер төркем карендәшебезне мәйдан уртасына чакырып, тырыш хезмәтләре өчен бүләкләделәр. Алар:

— "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле солистлары – Александр Игнатьев, Руслан Насыйров — «Татарстан Республикасының атказанган артисты»;

— Түбән Камадан Ольга Вәлиуллина, Алабудан Нина Сәлимуллина, Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан Мария Петрова, "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле солисты Регина Павлова — Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе;

— Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Аида Сахарова — Татарстан мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы;

— "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев, активистлар – Светлана Максимова һәм Дмитрий Баранов, "Кряшен чибяре" конкурсының башкарма директоры Юлия Дувалова — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы Рәхмәте; 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 500 мең сумлык сертификаты Яр Чаллының "Карендәшләр" фольклор ансамбле (җит. В.Агапов), Түбән Камадан "Сүрәкә" фольклор ансамбле (җит. О.Вәлиуллина), Балык Бистәсеннән "Чулпы" фольклор ансамбле (җит. Л. Кибякова), Зәй районыннан "Җиләк" фольклор ансамбленә (җитәкчесе Ольга Агашкина) бирелде.  

Татарстан халыклары Ассамблеясеннән 25 мең сумлык сертификат «Көмеш тәңкә» гаилә фольклор ансамбле (Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы) һәм «Талир тәнкә» керәшен фольклор ансамбленә (Мамадыш районының Владимир авылы) бирелде.

Үз чиратында, “Росприроднадзор” җитәкчесе Светлана Радионова үз әнисенең  туган ягы Мамадыш икәнен искәртеп, балачактан ук якташларының ярдәмен тоеп яшәвен сөйләп үтте.

“Кечкенә Тырлау аланы әллә ничә милләтне үзенә сыендырды”

Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе җитәкчесе Иван Егоров Питрау керәшен мәдәнияте фестивален ачу тантанасында:

“Егерме биш ел элек кечкенә генә авыл бәйрәменнән башланган бәйрәмебез зур чара булып үсеп җитеп, республика керәшен культурасы фестивале статусына күтәрелде. Татарстаннан гына түгел, читтәге регионнардан да кунаклар кабул итәбез. Таралып яшәгән карендәшләребезне бер йодрыкка берләштереп, бергә җыябыз. Бүгенге зур бәйрәм – безнең барыбызның да күп еллар буена куйган хезмәт нәтиҗәсе. Бәйрәм безне берләштерә, көчлерәк итә. Фестивалебез гомерле булсын!”, – диде. Традицияләрне саклаучы өлкәннәргә, балалар һәм яшьләр белән эшләүчеләргә; бәйрәм мәшәкатьләрен үз җилкәләрендә күтәргән райондашларына, Мамадыш администрациясенә, төрле оешма җитәкчеләренә зур рәхмәтен җиткерде.

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов та халыкка үзенең бәйрәм котлавын һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде:

“Егерме биш ел элек башлап җибәрелгән “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале күп милләтле республикабыз кешеләре өчен якын бәйрәмгә әйләнде. Монда халыклар дуслыгы ачык чагыла, үз халкыбыз өчен горурлык хисләре тәрбияләнә, яшь буынга үзебезнең традиция-йолаларыбыз күрсәтелә – ул безнең бурычыбыз. Питрау бәйрәме үзара хөрмәтне, сәламәт яшәү рәвешен, халыклар дуслыгын пропагандалый. Эш сөючән һәм талантлы мамадышлылар горурланырлык нәрсәләр бар! Хәзер безне Россиянең күп кенә төбәкләрендә беләләр. Илнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән кунаклар килә. Районыбыз көннән-көн үсә. Барлык Мамадыш халкы исеменнән республика җитәкчелегенә, ерак юлларны якын итеп чит төбәктән килгән кунакларга, Питрау бәйрәменә нигез салган Иван Егоровка зур рәхмәтләремне белдерәм. Питрау бәйрәме җаннарны тынычлык, канәгатьлек хисе, яктылык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч белән тутырсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим. Питрау биргән энергия озак елларга җитәрлек булсын. Бәйрәмнәр дәвам итсен, бердәм булып, матур яшик”.

Бәйрәмне ачу тантанасында, районның хөрмәтле кешесе Михаил Егоров һәм узган елгы “Кряшен чибяре” Алёна Зайцева (Евдокимова) белән батыр калган егет Радик Сәлахов   “Безнең ил” җыры астында Питрау флагын күтәрделәр.

Фольклор ансамбльләр – Питрау күрке

Бәйрәмдә кунаклар өчен «Тырлау ярминкәсе, «Түгәрәк уен», «Айбагыр» балалар мәйданчыгы, «Питрау уеннары», керәшен ишегаллары, “Димче” почмагы, табигать хәзинәләре мәйданчыклары эшләде. Тәбикмәк, башка керәшен сыйларыннан авыз итү мөмкинлеге тудырылды. Тырлау ярминкәсендә төрле кул эшләреннән мастер-класслар күрсәтелде. Кунаклар үзләре дә балчыктан фигуралар әвәләп, аларга бизәкләр төшереп, осталыкларын сынап карадылар. Кулдан бәйләнгән курчаклар белән кызыксынучылар аеруча күп булды, агачтан ясалган көнкүреш кирәк-яракларын, сувенирларны күпләп сатып алучылар да очрады.

Бәйрәмгә килгән 50ләп фольклор коллектив аерым соклану сүзләренә лаек. Алар, армый-талмый көнне-төнгә ялгап, бәйрәмне булдыручылар. Тукай, Теләче, Кукмара, Зәй, Башкортсаннан Бакалы районы керәшеннәре Питрауда үз якларын чагылдырган кунак йортларын күрсәттеләр. Фольклор ансамбльләр – Питрау күрке. “Питрау түгәрәк уены” мәйданчыгында алар төнге 12гә кадәр чыгыш ясадылар. Әлеге мәйданны оештыруда керәшен мәдәни үзәге зур көч куйган.

Бәйрәмгә килгән ансамбльләрнең җитәкчеләре, солистлары белән сөйләштек. Кукмарадан “Карендәшләр” фольклор ансамбле җитәкчесе Светлана Тимофеева:

“Без бер фестивальне дә калдырмадык. Елдан-ел фестивальнең күләме арта, сәхнәләр бизәлеше үзгәрә. Бик матур каршы алалар, сөенеп киләбез. Монда килеп аралашабыз, башка коллективларның чыгышын карыйбыз”, – диде.

Башкортстанның Бакалы районыннан килгән карендәшләребез үз якларының тәмле пирмәнкәләрен, тәбикмәкләрен пешереп, узып баручы халыкны сыйладылар. Ул районның мәдәният йорты җитәкчесе Илгизәр Хөсәенов:

“Бүген без ике авылдан – Корчайдан “Идәшбаш” һәм Яңа Балыклыдан “Авылым моңнары” фольклор ансамбльләрен алып килдек. Безнең як керәшеннәре дә бик тырышлар, үз йолаларын саклый торган, туган җанлы халык. Һәр авылның үз престол бәйрәме, үз йоласы, үз җырулары бар. Питрау –  Үмер авылыныкы. Без Җөригә ел саен киләбез. Моннан җанга тынычлык, йөрәкләргә көч, рухи күтәренкелек алып китәбез. Бик күпләр белән танышабыз, аралашабыз”, – дип сөйләде

Самара өлкәсендәге Келәүле районының Назаровка авылыннан “Натукай” ансамбленең Җөригә әле беренче тапкыр килүе. Зәйдә, Чаллыда булганнары бар икән. Җитәкчесе Надежда Белякова:

“Монда килү – безнең өчен горурлык. Күп дуслар табабыз. Безнең як керәшеннәре белән Татарстан керәшеннәре бик аерылып тормый. Якын туганнарыбыз кебек каршы алалар. Чакырулары өчен бик рәхмәтлебез”, – диде.

Питрауга килгән авыл кешеләре белән дә сөйләшергә өлгердек. Светлана Егорова – Кумырык авылыннан, ә Галина Петрова – Җөридән.

“Питрау фестивален беренче башлап җибәргән елларда авыл халкы, ничектер, куркыбрак калган иде. “Авылга тынычсызлык китермәсме, халык күп җыела”, дип борчылучылар булды. Менә бер Питрауны да калдырган юк, хәлебездән килгәнчә булышып, күңелгә рәхәтлек алып йөрибез. Авыл халкы да яратып көтеп ала хәзер. Бик ошый, йолалар яңара. Питрауда келәүләр уза, священник бәхиллеге белән бәйрәм үткәрелә”, – дип сөйләделәр.

Күңелең ни тели – барысы да бар

Концерт өлеше «Питрау жыруы» зур сәхнәсендә узды, яшьләр өчен аерым мәйданчыкта дискотека булды. Популяр артистлар чыгыш ясаган концертта Питрау бәйрәменең махсус кунагы Салават Фәтхетдинов та җырлады. Һәрбер мәйданчыкта үзебезнең керәшен артистлары, талантлары чыгыш ясады. Керәшен халкының яратып уйнала торган уен-бәйгеләре оештырылды. Алар арасында аеруча кызыклылары, “капчык киеп йөгерү”, “биек баганага менү”, “шешә әйләндерү”, “балык тоту”, “авыш бүрәнәдә йөрү” булды. Олылар да, балалар да уеннарда катнашу өчен чиратка басып көттеләр.

Чибәрләрнең- чибәре

Питрауның тагын бер дулкынландыргыч мизгеле – “Кряшен чиябре”н сайлау турында да языйм әле. 18-28 яшьлек кызлар катнашкан бу конкурста беренче урынны яулап, Татарстан күләмендәге "Кряшен чибяре" титулын Теләче районы кызы Анжелика Павлова яулады. Анастасия Шумитова Мамадыш районының «Кряшен чибяре» булып танылды. 

Икенче урында – Лиана Самойлова (Тукай районы) , өченче урында – Светлана Иванова (Мамадыш).

Шулай ук, һәрбер кыз аерым номинацияләрдә дә җиңүче дип табылды:

Лилиана Макарова (Теләче) — «Онлайн Кряшен Чибяре»;

Анжелика Павлова (Теләче)  — «Иң сөйкемле»;

Анастасия Якимова (Мамадыш) — «Иң яхшы биюче»;

Анастасия Шумитова (Мамадыш)  — «Иң җор телле»;

Лиана Самойлова (Тукай)  — «Иң яхшы җыручы»;

Вероника Степанова (Балык Бистәсе) — «Йолаларны яхшы белүче»;

Светлана Иванова (Мамадыш) — «Иң интеллектуаль»;

Тамара Минова (Яр Чаллы)  — «Иң иҗади»;                             

 Ксения Александрова (Менделеевск)  – «Халыкчан костюм»;

Сюзанна Карликова (Чистай) — «Иң уңган кыз».

Кызларның барысына да диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

Көрәштә абсолют батырны билгеләделәр. 2023 елның абсолют батыры исеменә Зәй районында туып-үскән Радик Сәлахов лаек булды. Таң алдыннан гына билгеле булган батырларны керәшен чибәрләре Анжелика Павлова белән Анастасия Шумитова бүләкләде. Төп батырга 500 мең сум акча бирелде.

Киләсе Питрауларны да исән-имин каршыларга язсын!

Табигатьне олылау, аңа табыну, биргәннәренә шөкер итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә соклану бәйрәме – Җөри Питравы киләчәктә дә дәвам итсен. Алда торган олы һәм җаваплы эшләр – көзге уңышны югалтуларсыз җыеп алып, терлекләрне кышлатырлык азык туплап булсын, табыннардан икмәк өзелмәсен дигән теләктә бәйрәм ахырына җитте. Җөридәге Питрау бәйрәме зур түгәрәк уены һәм салют белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев