Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрәчтән Альбина Фадеева балаларга керәшен культурасын өйрәтә

Питрәчнең 2нче бакчасында 18 ел тәрбияче булып эшләүче Альбина Фадеева балалар өчен керәшен культурасына багышланган методик кулланмага язган, «Моңлы тамчы» керәшен ансамбле оештырган.

«Тәрбияче» сүзен «ана» сүзе белән тиңләр идем. Балалар бакчасына йөргән һәркем үзенең «икенче әнисе»н җылы хатирәләр белән искә ала. Бары тик нәниләрне яратып, алар белән уртак тел тапкан очракта гына бу җаваплы эшне башкарып буладыр. Альбина Александровна нәкъ шундый тәрбиячеләрнең берсе. 

Тормышка ашкан хыял
Альбина Керәшен Сәрдәсе авылында туып-үскән.

«Бәләкәй вакытта гел курчакларымны тезеп куеп, аларга дәрес аңлата идем. Күрәсең, бу минем балачак хыялы булгандыр. Үземне шушы өлкәдә эшләрмен дип сизә идем», — дип сүзен башлады Альбина.

11 класс бетергәч, башта — Казан педагогия колледжында, соңыннан Казанның педагогия университетында татар теле белгечлегенә укый. Балаларны ярату, аларның нәни кулларыннан җитәкләп, көн дәвамында яңгыраган меңләгән сорауларына бергәләп җавап эзләү теләге аны балалар бакчасына алып килә. 

«Җиңел һөнәр димәс идем. Аларны тыңлатам дип, тавышыңны күтәрү дөрес түгел. Балаларны яратырга кирәк. Аларны өйрәтергә теләгең булса гына эшләп була», — дип үз уңышының серләре турында сөйләде Питрәчнең 2нче «Айгөл» балалар бакчасында татар теле укытучы Альбина.

Ул әле җәйге айларда тәрбияче дә булып эшли. 

Бу өлкәдә эшләгән һәр хезмәткәр төрле авырлыклар белән очраша, тик сабыйларның бәхетле тавышлары, янып торган күзләре, үз эшеңне ярату бу авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.Төркемдәге дистәләгән бәләкәй балаларның игътибарын дәрескә җәлеп итү җиңел түгел. Әмма җаен тапкан Альбина: «Дәресләрне кызыклы һәм эчтәлекле итәргә тырышам. Гел уен аша аңлатам, укытам. Аеруча, җырлы-биюле уеннар ошый аларга, — дип сүзен дәвам итте. — 18 ел дәвамында балаларның әти-әниләре белән дә гел дус булдым. Документ эшенә дә ияләнгән инде. Хезмәтемне яраткач, авырлыклары сизелми дә».

Методик кулланма яза
Бакчада милли тәрбиягә зур урын бирелә. Рус, татар һәм башка милләт йолаларын өйрәтү программага кертелгән. Әмма, ни кызганыч, араларында керәшен халкына кагылганнары юк...

Ә шулай да Альбина аптырап калмый. Аерым проект буларак, үз көче белән, бакча балалары өчен методик кулланма яза. 2019 елда, лицензия алып, керәшен йолалары, милли ризыклары, җыру-биюләре, уеннары, керәшен шагыйрьләре, шигырьләре турында китап чыгара.

«Бакчага йөрүче балаларның төрле милләтләрнең бәйрәмнәрен, гадәтләрен, йолаларын өйрәнүләре кирәк дип уйлыйм. Шул исәптән, безнең керәшен культурасын да! Бу аларда бер-берсенә дуслык хисе, толерантлык тәрбияли», — ди керәшен кызы булуы белән горурланып Альбина.

«Моңлы тамчы»лы балачак
Альбина Фадеева үзе эшләүче балалар бакчасында «Моңлы тамчы» ансамбле оештырган. Бу — Питрәчтәге бердәнбер балалар керәшен фольклор ансамбле. Биш ел эчендә районда танылып та өлгергәннәр.

«Килгән кунакларны каршылыйбыз. Райондагы «Скорлупино» фестивалендә катнашабыз. Балалар приютына барып, концертлар куябыз. Район мәдәният йортында оештырылган концертларда, конференцияләрдә чыгыш ясыйбыз», — дип тезеп китте «Моңлы тамчы» җитәкчесе Альбина Александровна. — Үзебезнең йолаларны, бәйрәмнәрне онытмыйбыз. Һәрберсен үткәрергә тырышабыз. Балалар да кызыксынып тыңлый, җырларын яратып башкаралар».

«Моңлы тамчы»да җырлаучы балаларга сәхнә костюмы да кирәк бит әле. Ансамбльгә йөрүче ике малайга һәм алты кызга керәшен күлмәкләрен үзенең әнисе белән бергәләп тегә. Алъяпкычларын киленнәре Марина чигеп бирә. 

Грантлар да ота
Төрле грантлар иясе дә әле Альбина Фадеева. Татар теле тәрбиячеләре арасында үзе откан грант акчасына бакчадагы балалар өчен төрле милләт киемнәре алган. 

Аның әле спорт белән шөгыльләнүен дә әйтим. Татарстан шәһәрләрендә йөгерү буенча уздырылган марафоннарда Альбина — финишка беренче килүчеләр арасында. Спортны яратучы тәрбияче — бакча балалары өчен үрнәк. 

«Балалар, үз әти-әниләреннән кала, тәрбиячегә охшарга тырышалар. Шуңа күрә, аларның бу омтылышын акларга тырышам. Аларның көн саен «Альбина Александровна, сез бүген шундый матур!», «Сез шундый яхшы кеше!» дип әйтүләре генә дә ни тора?! Балалардан шундый сүзләр ишеткәч, рәхәт булып китә. Димәк, мин тормышта үз урынымны тапканмын һәм дөрес юнәлештә барам», — дип елмая ул.

Альбина шикелле, бу тормышта үзе дә яшендәй янып яшәп, башкаларны да үзе артыннан ияртә алганнар гына уңышка ирешә. Үз эшенә гашыйк тәрбияче Альбина Фадеевалар булганда, балалар да җәмгыятебезгә кирәкле һәм барлык милләтләрне дә тигез күрүче чын кешеләр булып үсәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев