Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрәч укучылары үз гаиләләреннән булган Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында сөйләделәр

Тарихны, аның геройларын олылар да, балалар да белә һәм онытмый.

Вероника Никитина, 5 «А» классы, Питрәч икенче мәктәбе:

Минем карт бабамның исеме Кнайнов Александр Андреевич. Ул 1919 елның 29 декабрендә Көлкәмәр авылында туган. 1939 елның 10 сентябрендә армиягә алына. Ул ике ел хезмәт итә, армиядән соң өенә кайтырга да өлгерми, аны шунда ук фронтка җибәрәләр. Мотоукчылар полкында укчы булып хезмәт итә. Сугыш дәвамында ул өч тапкыр яралана, госпитальләрдә дәвалана һәм һәрвакыт кире алгы сызыкка кайта. 1946 елда өенә кайта. Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

1947 елда ул өйләнә. Хатыны Анастасия белән бергә алар алты бала тәрбияләп үстерәләр: биш ул һәм бер кыз. Без карт бабабыз белән горурланабыз һәм аның истәлеген саклыйбыз.

Регина Николаева, 6 «Б» классы, Питрәч беренче мәктәбе

Минем карт бабамның исеме Фадеев Иван Семенович. Мин аны фотолардан һәм әби-бабамның сөйләгәннәреннән генә беләм. Алар еш кына безгә, оныкларына, ата-бабаларыбыз, туганнарыбыз турында сөйлиләр. Минем карт бабам 1915 елның 29 октябрендә Керәшен Сәрдәсе авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Гомере буе «Заря» колхозында эшли, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. 1937 елда эшче-крестьян Кызыл армиясе сафларына чакырыла.

1937 елның 15 ноябрендә ТАССРның Питрәч район хәрби комиссариаты тарафыннан карт бабай Совет Армиясе сафларына, 24 нче кавалерия дивизиясенең 95 нче кавалерия полкына рядовой итеп алына. 1939 елда Көнбатыш Белоруссияне һәм Фин компаниясен азат итүдә катнаша. 1941 елның 3 июленнән Бөек Ватан сугышына чакырыла. 1943 елга кадәр сугышларда катнаша. 1942 елда пулядан уң кулы каты яралана. Карт бабай икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Минем карт әбием Кузнецова Матрена Михайловна белән бергә алар 10 бала – 8 малай һәм 2 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. Фадеевлар линиясе буенча 4 улы хәрби һөнәр сайлаган.

Карт бабам 1987 елның 25 декабрендә вафат була. Гомеренең соңгы елларында бик нык авырый. Аның уң аягын ампутацияләгәннәр. Аның кече улы минем бабам, ул аның игелекле, ярдәмчел кеше булуы, һәрвакыт тирәюньдәгеләргә ярдәм итәргә тырышуы, күп эшләве, намуслы, җаваплы булуы турында әйтә. Авыруына карамастан, беркайчан да үзен начар хис итүдән зарланмаган. Без карт бабабыз белән горурланабыз, аның батырлыгын онытмаячакбыз!

Алга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев