Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Петр Чернов әйләнә-тирәбезгә игътибарлы булырга чакыра

Зәй районының аучылык һәм балыкчылык иҗтимагый оешмасы рәисе Петр Чернов җәнлекләр, кошлар, балыклар дөньясындагы үзенчәлекләр, проблемалар турында сөйләде.

Петр Чернов балыкчылык белән 1997 елдан бирле мавыга. Бүгенге көндә зәйлеләргә яхшы билгеле ике гектар мәйдан биләгән балык күле бар. Биредә ул ярдәмчеләр белән киңмаңгай (толстолобик), ак амур (белый амур) балыклары үрчетәләр. Район халкына балыкны авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә тәкъдим итәләр, чит район, өлкәләрдән дә килеп алучылар бар. 

— Ә балыкларны үстерүгә килгәндә аның үз үзенчәлекләре. Чөнки киңмаңгай һәм ак амур балыклары бездә гадәти үрчем белән үрчи алмыйлар, без аларны Волгоград өлкәсеннән махсус балык хуҗалыгыннан бәләкәй маймычлар килеш алып кайтабыз, шулардан балык үстерәбез. Шуңа да бездәге бу балыклар ясалма үрчемлеләр. Ә табигый үрчем өчен бездә җылы җәйге чорның кыска вакытлы булуы комачаулый, — дип сөйләде Петр дәдәй.

Зәй урманнарында бүре, төлке, кабан дуңгызы һәм башкалардан тыш хәзер мәхәббәт мораллар семьялыгы яши. Кыр кәҗәләре (косуля), мае медицина максатларында бик тә файдалы булган байбак (сурок), бурсыкларга бай икән. Гомумән, урманнарны матур тиреле җәнлекләр дә, мәхәббәт гәүдәле хайваннар да үз итә. 

— Урман эчләреннән узучы автомобиль юлларына чыккан хайваннарга машина йөртүчеләр һәрвакытта да игътибарлы түгел. Югыйсә, хайваннар чыгу ихтималы булган урыннарга юл билгеләре дә куелган, мондый урыннардан тизлекне акырынайтып хәрәкәт иткәндә аларны бәрдереп әрәм итү очраклары булмас иде. Табигать ул үзенә игътибарлы булганны ярата. Әйләнә-тирәбезнең күркәмлеген бергәләп саклыйк, — дип әйтте Петр Чернов.

Новости Заинска

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев