Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пенсиягә җыенучыларга киңәш

Юрист Вадим Виноградов сүзләренчә, гражданнар еш кына «пенсияне автомат рәвештә билгеләрләр» дип саный. Ләкин бу — хата.

Пенсиягә чыгар алдыннан һичьюгы 1 ай алдан гариза һәм документларны тапшырырга кирәк.  Моның өчен Соцфондка шәхсән барырга, яки документларны почта аша җибәрергә, яки МФЦ яисә Дәүләт хезмәтләре порталында, яки эш бирүче аша рәсмиләштерергә була.

Социаль фонд документларны кимендә 10 көн карый.

Әгәр кеше гариза язуны үз гаебе белән соңга калдырса, пенсияне гариза теркәлгән вакыттан башлап түлиләр.
Тоткарлык Соцфонд гаебе белән булса, пенсияне срокларын чикләмичә бирәләр.

Гражданин пенсиясен пенсия яше җиткәннән соңрак рәсмиләштерергә теләсә, түләү арттырылган күләмдә була. Бу — иминият түләве ел саен тиешле премиаль коэффициентларга карап арту белән бәйле, диелә хәбәрдә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев