Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Павел Иванов — Югары Кондратаның горурлыгы

Биектау районының Дачный поселогында яшәүче Павел Иванов — танылган шахмат осталарының берсе.

Югары Кондрата (Чистай районы) егете Павел Иванов 1974 елда Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлагач, башта Түбән Кондрата мәктәбендә укыта. 1986 елда ул үзенең педагоглык эшчәнлеген Биектау районындагы Учхоз мәктәбендә дәвам итә. Хәзерге вакытта республиканың шахмат, шашка буенча Р. Нәҗметдинов исемендәге спорт мәктәбендә тренер булып эшли.

Татарстанның танылган физкультура хезмәткәре Павел Васильевич — республиканың физкультура һәм спорт отличнигы, «Татарстан Республикасында физик культураны һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе иясе, Бөтенроссия «Уңыш» авыл физкультура-спорт җәмгыятенең үзәк советы, шулай ук, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән хөрмәтле кеше. Аның фотосы Биектау районының Мактау тактасына да куелган.

Шахмат һәм шашка буенча Татарстан чемпионы Павел Иванов Биектауда һәм Дребышка поселогында балаларга шахмат, шашка серләрен өйрәтә. Тренерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнгән чорда ул үз укучылары белән күп кенә ярышларда катнаша һәм күп кенә җиңүләр яулыйлар. Шахмат буенча Россия беренчелегенә оештырылган турнирларның Новосибирск, Омск, Рязань, Самара, Санкт-Петербург, Сочи, Тула шәһәрләрендә, Ханты Мансида, Пермь крайларында уздырылганнарына да баралар. Россиякүләм ярышларның Чиләбе һәм Чайковск шәһәрләрендә үткәрелгәнендә 3нче урынны алалар. 

Бу язны Саба районында РСФСРның һәм ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышлап, балалар, үсмерләр һәм олылар арасында оештырылган шахмат турниры да 70 яшьлек бу карендәшебезгә зур уңыш китерде. Бу районара турнирда Павел Иванов 65 яшьтән өлкән ветераннар арасында 3нче урынга лаек булды. 

Хатыны, Чуваш Ялтаны кызы Елизавета Алексеевна белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Гаиләдә дөрес тәрбия алып үскән кызлары Галя, Аня һәм уллары Василий — барысы да югары белемгә ия. Алар, әтиләре Павел шикелле, шахмат уйнарга оста булсалар да, спортның бу төре белән берсе дә ныклап торып мавыгып китмәгән. Бүгенге көндә Павел Васильевичның бар өмете — кечкенә оныгы Мишада. Миша — Василий Ивановның улы. Мәктәптән соң Казан педагогия институтының тарих факультетында белем алучы Василий, берьюлы, юрист белгечлеген дә үзләштерә. Чечняда хезмәт итә. Озак еллар тикшерү комитетында эшли, ә хәзерге вакытта аның үз шәхси эше бар. Университетта химия укыткан хатыны Венера белән ике бала — Дарья һәм Мишаны үстерәләр.

Елизавета һәм Павел Ивановларның кызы Галина Казан университетының чит телләр факультетын тәмамлап, инглиз теле белгечлеге алып чыга. Халыкара рейсларда стюардесса була. Хәзер Дубай мәктәбендә эшли, белемен тагын да арттыру өчен укуын дә дәвам итә. Ире Крис белән аларның ике балалары бар. Каенаналары да Дубайга кунакка киләләр, Галялар үзләре дә иренең әти-әнисе янына Англиягә барып йөриләр. Гаиләдәге тәртип буенча, елга бер мәртәбә, барысы бергә — Крисның әти-әнисе, әбисе, апасы, балалары — җыелып, кая да булса ялга баралар. 

Гаиләдәге төпчек бала булган Аня башта — банк мәктәбен, аннан Казан финанс-икътисад институтын тәмамлап, банкта эшли. Бу җәйдә Аняның туен уздырырга җыеналар. 

Ивановлар гаиләсендәге балаларда укуга мәхәббәт, тырышлык сабый чактан ук тәрбияләнгән. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип юкка гына әйтмиләр бит. Павел Васильевич үзе дә һәм бар гомерен укучыларга ныклы белем бирүгә багышлаган хатыны Елизавета Алексеевна да үз укучылары, хезмәттәшләре һәм халык арасында зур абруй казанып, кадер-хөрмәт эчендә гомер итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев