Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Павел Чурашов керәшен духовная миссиясенең җитәкчесе итеп билгеләнде

16 декабрьдә Казан епархиясе идарәсендә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкчелегендә Татарстан митрополиясенең Архиерей советы утырышы булды.

Анда епархия тормышының мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм узып баручы елда башкарылган эшкә йомгак ясадылар.

Татарстан митрополиясе башлыгы керәшен приходлары белән эшне тәртипкә салу кирәклегенә басым ясады. Архиерей советы Татарстан митрополиясе чикләрендә керәшен миссиясен оештыру бүлеге төзергә дигән карарга килде. Бүлек җитәкчесе итеп Алексеевск районының Воскресенский чиркәве настоятеле протоиерей Павел Чурашов билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев