Пановка авылында яңа чиркәү ачылачак
Хәбәрләр

Пановка авылында яңа чиркәү ачылачак

Питрәч районындагы колониядә православие чиркәве ачылачак

Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе иҗтимагый совет вәкиле Евгений Гаврилкин Питрәч районы Пановка авылында яңа православие чиркәвенә тәреләр алып килде.

Изге Ана иконасы хөрмәтенә салынган чиркәүгә бу елның июлендә нигез салынды. Төзелеш эшләре хәйриячеләр акчасына «Авыл чиркәве» программасы буенча башкарылды.

Хәзер чиркәүне ачуга әзерлек бара, ул бу елның декабренә планлаштырылган.

 

Алга


Нет комментариев