Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Отец Павел Павловның кызы Анна кияүгә чыкты

Яшь пар Казандагы Тихвин Алла Анасы чиркәвендә кәбен дә койдырдылар.

Анна — протоиерей Павел Павловның кызы, Павел Семёнов — Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы егете. Ул бүгенге көндә Казан дәүләт аграр университетында укыта. Шулай ук, керәшен тарихын өйрәнә, архивларда керәшеннәргә бәйле мәгълүматларны өйрәнә. Анна — Тихвин чирәве хорында җырлый.

6 октябрьда ЗАГСта язылышу тантанасыннан соң ук, алар Казандагы Тихвин Алла Анасы чиркәвендә кәбен койдырдылар.

Туй икенче көнне кияүнең туган авылында дәвам итте. Керәшен Сәрдәсенең «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле килгән кунакларны капка төбендә үк керәшен җырулары белән каршы алды. Аш, каз чыгару йоласын да матур итеп башкардылар.

Яшь гаилә Казанда торачак. 

Аларга гаилә бәхете, тигезлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев