Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Отец Павел истәлегенә литургия уздырылды, панихида булды

Казан шәһәренең Изге Тихвин Алла Анасы чиркәвендә отец Павел Павловны искә алдылар.

8 августта Тихвин чиркәвенә священниклар, прихожаннар җыелып, Татарстан митрополиясе керәшен приходларының моннан биш ел элек арабыздан киткән благочинные протоиерей Павел Павловны искә алдылар. Божественная литургия протоирей Алексей Колчерин җитәкчелегендә узды. Аңа Яр Чаллы шәһәрендәге Алла Анасының «Неупиваемая чаша» тәресе чиркәве настоятеле протиерей Владимир Иванов, протоиерей Иоанн Визгалов, Балтач районының Чепья авылындагы Троица храмы настоятеле протоиерей Сергий Нечипоренко, Питрәч районыннан Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле иерей Димитрий Сизов, Үри Чаллысы чиркәве настоятеле иерей Геннадий Сизов, Чистай шәһәренең керәшен приходыннан клирик иерей Валерий Кузьмин һәм Балык Бистәсе районыннан Иванай чиркәве настоятеле отец иерей Илья Минихачев (отец Павел кияве) ярдәм итте.

Келәүдә катнашкан прихожаннар язык әйтеп өлеш алдылар. Литургия тәмамланганнан соң, чиркәүдән чыгучыларның барысы да отец Павел кабере янында тукталды. Священниклар панихида үткәрде. Панихида тәмамлангач, Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Алексей Колчерин отец Павелның бар кешегә дә үрнәк булырлык тормышы, дин юлындагы тырышлыгы турында сөйләде. Ул Казан уртасында керәшен чиркәвен яңартып, аңа прихожаннар җыеп, беренче булып, чиркәү-керәшен телендә келәүләр уздыра башлаган. Республикадагы керәшен приходларында да келәүләрнең үзебезчә уздырылуы өчен зур тырышлык куйган. Гадел, ярдәмчел һәм Ходайга яраулы булып гомер кичергән отец Павелның хезмәте бушка китмәде, бүгенге көндә  керәшен приходларының күпчелегендә келәүләр үзебезчә үткәрелә, халык та көннән-көн чиркәүләргә, дингә ныграк тартыла…

Отец Павелны искә алу трапезасында да аңа кагылышлы истәлекләр белән уртаклашу дәвам итте. Аерым алганда, Димитрий Сизов отец Павел турында китап әзерләнүе, ул китапта истәлекләр белән беррәттән, Павел әтейнең рус теленә тәрҗемә ителгән үгетләре, аның белән уздырылган интервьюлар, конференцияләрдәге чыгышлары, тормыш юлы, эшчәнлеге һәм, әлбәттә инде, төрле елларда төшерелгән фотолар да урын алачагын әйтте. Шул уңайдан, Павел әтейгә бәйле истәлекләрне күңелләрдә яңартуны сорады.

Протоиерей Павел Чурашов «Новый завет»ны үзебезчәгә тәрҗемә итүне батюшканың ничек оештыруын, православие кенәгәләрен ничек итеп чиркәү-керәшен язуында бастырып чыгаруын искә төшереп сөйләде. Трапезада катнашучыларның башкалары Павел әтейнең бик күпләргә яхшы киңәшләре, ярдәме турында искә төшереп үттеләр.

Казанның Тихвин Алла Анасы чиркәве священнигы, Татарстан керәшен чиркәүләре благочинные, республикабызның «Фидакарь хезмәте өчен» медале иясе, Изге Макарий ордены кавалеры, богословие кандидаты, 2019 елда арабыздан киткән протоиерей Павел Павлов турында танылган карендәшләребезнең фикерләре

Татьяна ДУНАЕВА,

профессор, җәмәгать эшлеклесе:

– Отец Павелны еш искә алам. Һәр молитвада, үзеннән-үзе, искә төшә ул. Кайсы вакытта икәне хәтеремдә калмаган, отец Павел үзе Белгород епискобы булып торган изге Иоасаф әтейнең иманын чиркәү-керәшен теленә күчергән иде. Аны кечкенә кәгазьгә язып, чиркәүдә барыбызга да тараттылар.

Һәр көнне иманга изге Иоасаф әтейнең шул иманын да кертәм: «Әй, Ходаем Иисус Христос, минем өчен тыуып, качка кадакланыб үлеб җаткан көнең белән сәгатең даннаулы булсын. Әй, Алла улы Ходай Иисус Христос, мин җул җөрүченең үлем сяте җиткән чакта җанымны кабыл ал. Таза Анаңның да, бар әүлияләрнең дә телякләре хакына син даннаулы гумердән-гумергә. Аминь». Ул иман язылган кәгазьне дә саклыйм. Шуны әйткән саен, отец Павелны рәхмәт сүзләре белән искә алам.

Тихвин чиркәвендә үзем атнакөн мәктәбен алып барган вакытта отец Павел белән сөйләшүләр, аның акыллы киңәшләре искә төшә. Ул кеше өчен, керәшеннәрне дингә кайтару өчен шулхәтле күп эшләде. 

Людмила БЕЛОУСОВА,

Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры:

– Отец Павел Ходайга җаны-тәне белән бирелгән Алла кешесе иде. Кем булуыбызга, нинди булуыбызга карамастан, ул барыбызны да яратты. Керәшен хәрәкәте төрле фикерле, төрле уйлы, төрле карашлы, төрле тәрбия алган кешеләрдән тора бит. Аның алдында без барыбыз да жараулы, тигез идек.

Әле «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле дә, Җәкәү йорты да, яшьләрнең «Бәрәкәт» оешмасы да юк чаклар. Бердәнбер ярым төзек чиркәвебез һәм шул Тихвин чиркәвендә отец Павел бар. Ул барыбызны да туплап, җыеп торды. Әле отец Павелның әнисе Татьяна түти дә, Пауал дәдәй дә исән чаклар, алар да Тихвин чиркәвендә яшиләр иде. Керәшен хәрәкәтендә уртак фикергә килә алмаган чакларда да, отец Павел янында барыбыз да аның сөеклеләре, балалары кебек булдык.

Һәрвакыт дөрес, үтемле итеп үгет бирде. Берсендә шулай үземне бик борчыган сорауны бирдем: «Мин керәшеннәр өчен күп эш башкарам, халкым өчен тырышам. Ни өчен мине һәрвакыт, һәрнәрсәдә гаеплиләр?». Отец Павел: «Иисус Христос бар кешеләрне коткарырга килгән, ә алар аны җәзалап, качка кадаклаганнар. Ә син үзеңә рәхмәт әйткәннәрен көтәсеңме? Әллә син Христостан яхшыракмы?!» – диде. Аның шул сүзләреннән соң, күп борчуларны фаҗига итеп түгел, тормыш сынавы, тормыш мәктәбе буларак кабул итәм, күп нәрсәләргә башкача карыйм.

Фото: Храм Тихвинской иконы Божией Матери

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев