Өстәмә мобилизация булачакмы?
14 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин «туры линия» дә халыкның һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.
Матбугат конференциясе белән «туры линия»не оештыручылар әйтүенчә, халыктан 2 миллионнан артык сорау кергән.
Махсус хәрби операция мәcьәләсе буенча мобилизациянең икенче дулкыны кайчан булачагы турында сорауга Владимр Путин: «Безгә мобилизация ни өчен кирәк? Андый зарурлык юк» дип җавап кайтарды. Шулай ук, ул контракт буенча хезмәт итәргә әзер торучы гражданнарның кимемәвен искәртте. Ел азагына контракт буенча 400 меңгә якын сугышчы җыярга планлаштырган булганнар. Әмма бүгенеге көнгә бу сан 486 меңгә җиткән!
Украина ягы контратака башлаганнан алып, Россия хәрби көчләре тарафыннан ВСУның 747 танкы, 2,3 мең бронемашинасы юк ителгәнен дә телгә алды. Хәзерге вакытта Украина үзе бернәрсә дә җитештерми, иртәме-соңмы Көнтабыштан агыла торган «халява» бетәчәк...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев