Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җөридән Красноярскийга күчеп киткән Андрей Гаврилов: “Авылга кайтып, төп пуҗымыңда булу - зур бәхет”

Бүген редакциябездә кунакта Красноярск өлкәсеннән кайткан карендәшләребез Андрей Гаврилов белән аның кызы Светлана булдылар.

Андрей дәдәй белән сөйләшкәч туган-үскән җирләрен сагынып гомер кичергән кешеләрнең хәлен җаныбыз аша уздыргандай булдык.

Алар безгә Красноярск краеның Пиров районындагы Комаровка авылыннан кайтканнар. Белгәнебезчә, бу авылны Мамадыш районындагы Комаровка (Кумырык) хөрмәтенә шулай атаганнар. Чөнки, Столыпин реформасы чорына караган 1911 елны Татарстаннан Себергә килеп төпләнүчеләр шактый була. Мамадышның Кумырык, Җөри авылыннан күченүчеләре шушы авылга килеп төпләнә.

Бүген 83нче яше белән барган Андрей Александрович бер ни белән дә санашмыйча, шундый озын, ерак юлга чыгып, үз туган авылын, туганнарын, Татарстанны күрергә кайткан. Тамырлары аның Мамадыш районының Җөри авылыннан. 12 яшендә әти-әнисе белән Красноярск ягына күченеп киткән. Бүгенге көндә Җөридә ике туган энесе яши. Андрей Александровичның монда ишеткән, күргән  һәр мизгелдән күзләренә яшьләр тула.

“Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкттә булу, керәшен музеендагы экспонатлар, редакциягә килеп үз газетабызны күрү, Казаныбызның гүзәллеге шулкадәр күңелгә якын. Сөйләп кенә аңлатып булмый. Халыкның шәһәрдә генә түгел, авылларда да шәһәрчә яшәвенә чын күңелдән сөендем. Һәр булган җирдә безне туганнарча кадерләп каршы алдылар. Авылыма кайтып, төп пуҗымыбызда булу зур бәхет бит ул! Андагы үзебезнең алмагачлар әле дә исән. Авыл үзгәрсә дә, елгалары, урманнары шул килеш. Андагы һәр сукмак, һәрбер борылыш күңел түрендә саклана”, – дип сөйләде Андрей дәдәй.

Безнең өчен иң гаҗәпләндергәне һәм сөендергәне Андрей дәдәйнең генә түгел, кызы Светлананың да нәкъ үзебезчә итеп сөйләшүләре булды. Инде ничә еллар үтсә дә үзенең телен онытмый, аны балаларына да сеңдергән бит алар!

“Керәшен җырларын үзем җырламасам да, әти-әниләр җырлаганны ишетеп үстем, бәйрәмнәрне беләм, үз халкымны, традициябезне хөрмәт итәм”,– дип сүзгә кушылды Светлана да.

Ерактан кайткан туганайларыбыз белән әңгәмәне газетабызның киләсе саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев