Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җөри халкы Россиянең төньяк башкаласыннан туристлар кабул итте

Аларны авылның мәдәният йортында каршы алганнар.

13 декабрьдә Мамадыш районының Җөри авылына Санкт-Петербург, Мәскәү, Псков, Вологда һәм Череповецтан туристлар килгән.

Аларны авылның мәдәният йортында каршы алганнар. "Иң элек, автобуслардан төшү белән, кайнар тәбикмәк белән, җырлый-җырлый, каршы алдык. Аннан, клуб сәхнәсендә йөзек салу йоласын күрсәттек, биедек, аларны да биергә алдык. Күргәзмәләр, табыннар әзерләп,  чәй эчерттек. Бик ошаттылар, кабат-кабат рәхмәтләр әйттеләр безгә", – дип сөйләде Җөри авылының мәдәният йорты директоры Римма Игнатьева. 

Исегезгә төшереп узыйк, әлеге чара Мамадыш районының «Бер юл биш мәдәният» - мәгариф, этнографик, тарихи һәм гастрономик турмаршруты кысаларында оештырылды. Россиянең төрле шәһәрләреннән туристлар Мамадыш районында яшәүче биш халык - татар, рус, мари, керәшен һәм удмурт тарихына, мәдәниятенә, йолаларына чумалар, шулай ук бүгенге көнгә кадәр беренчел рәвештә җиткерелгән авыл кулинариясе шедеврларыннан авыз итәләр. Сәяхәтчеләр халык биюләре буенча мастер-классларда катнаша, милли киемнәрдәге аермаларны белә һәм узган гасырлардагы авыл көнкүрешенең нечкәлекләрен үзләштерә ала.

Җөри халкы кабат 21 декабрьдә туристларны кабул үзендә итеп, керәшен мәдәнияте белән таныштырачак. 

Фото: Римма Игнатьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев