Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җөри авылы мәктәбе чын кешеләр тәрбияли

Мамадыш районының Җөри урта мәктәбеннән укучылар үз туган авылларының, үз Ватаныбызның чын патриотлары булып чыгалар.

«Әфганчы»лар ел да килә 
Мамадыш районының Җөри урта мәктәбе директоры Владимир Кузнецов белән сөйләшүебез январьның карлы-буранлы кичләреннән берсендә булды. Уку атнасының соңгы көне, директорның бераз вакыты бардыр дип уйлап, кичен соң гына шалтыраткан идем. Җөри белән беррәттән, күрше Ылыя, Комаровка, Вахит, Түбән Шүләнгердән дә балалар йөреп белем алучы мәктәптә, соңгы көннәрдә буран котырганлыктан, дәресләр булмаган, дистанцион укыганнар икән. Владимир Николаевичның кулына көрәк тотып, үзләренең Ылыядагы йорт ишегалларында кар көрәгән чагы булып чыкты. Соңыннан гына белдем, без сөйләшкән арада 10 сантиметрлап кар яварга өлгергән икән...

— Безнең мәктәптә патриотик тәрбиянең беркайчан да беткәне булмады. Ватанны саклаучылар көне булган 23 февральгә, элекке шикелле, ел саен укучыларның стройда йөрү осталыгына сморт уздырыла. Әфган сугышы ветераннары ул смотрның спонсорлары да, үзләре үк жюрида да. Ел да укучыларыбызны тәмле тортлар белән сыйлыйлар һәм бүләкләр өләшәләр. Алар белән даими элемтәдә торабыз. Ылыядан Николай Петрович Иванов, Җөридән Степан Иванович Васильев һәм Егор Васильевич Васильев ел саен очрашуга киләләр Сүз уңаеннан, Җөринең иң беренче "әфганчы«сы, бүгенге көндә «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров — авыл һәм үзе белем алган мәктәп өчен бик күп эшләр башкарган җитәкче. Иван Михайлович безнең Җөрине чит илләрдә дә танытты. Мәктәбебезнең ныклы терәге булган хөрмәтле авылдашыбызны әле яңа гына узган туган көне белән котлыйбыз, укучыларыбызны аның шикелле үз туган авылларын, үз мәктәпләрен яратучы шәхесләр итеп тәрбияләргә омтылабыз, — дип сөйләде Владимир Николаевич. 

Эшкә өйрәнеп үсәләр
Җөри мәктәбендә хезмәт тәрбиясенә дә зур урын бирелә. 2022-2023 уку елында мәктәп укытучылары, укучылары көче белән үстерелгән 2 тоннага якын бәрәңгене, гуманитар ярдәм буларак, Донбасс өлкәсенә җибәргәннәр. Ә бу яңа уку елында махсус хәрби операциядәге солдатларга 300 кило бәрәңге озатканнар. 

— Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәмгә килгәндә, көн саен нәрсә дә булса эшлибез, — дип сүзен дәвам итте директор. — Соңгы ай ярым эчендә сигез маскировка челтәре генә үрдек. Аны үрүдә укучылар һәм техник хезмәткәрләр катнашты. Парашют бавыннан, сүтсәң озыная торган махсус 22 беләзек (браслет выживания) үрдек. Госпитальдәгеләргә 42 данә медицина валигы әзерләдек. 200дән артык окоп шәме ясадык.

Боларның барысы да мәктәптә, дәрестән тыш вакытта эшләнә. Укытучылар үзара берәр мең сум акча җыеп, җылы кием-салым, одеял, калын оекбашлар, медикамент һәм азык-төлек алып, махсус хәрби операция зонасына җибәргәннәр. Болары янында әле үзләре тозлаган 40-50 литр кәбестә, 20 кило сарымсак та бар. 

— Без укучыларның, фән нигезләрен үзләштерү белән беррәттән, мөстәкыйль тормышка да әзер булулары өчен тырышабыз. Укучыларыбызны мәктәп бетергәндә кулларына көрәк тотып эшләргә өйрәтеп озатабыз, — дип әйтеп куйды директор үз укучылары башкарган эшләр турында сөйләгәннән соң.

Кыска ялга кайткач
СВОдан кыска вакытлы ялга кайткан егетләр үзләре дә белем алган мәктәпне онытмыйлар. Сентябрь аенда ялга кайткан элекке ике укучылары мәктәпкә очрашуга килгәннәр. Ә ялга кайткан Урта Шүләнгер егете Азат янына үзләре барганнар. Укучылар Шүләнгергә автобус белән менеп, махсус хәрби операциядән кайткан бу абыйлары белән авыл кырыенда очрашканнар. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган стелага веноклар салганнар. 

Җөринең үзеннән махсус хәрби операциягә өч егет алынган: Андрей, Василий һәм Радик. Ни кызганыч, әтисе дә, әнисе дә Җөринеке булган Василий декабрьдә һәлак булган, ул Түбән Кама шәһәре зиратының Геройлар аллеясендә җирләнгән. Бер ун еллап элек Менделеевск районыннан кайтып йорт алган Радикның да — хатынын һәм балаларын, авылдашларын борчуга салып — 6 декабрьдән бирле хәбәре юк икән. Егетләрнең бу өчесе хәрби хезмәткә контракт буенча киткәннәр, ә Шүләнгер егетләре Азат белән Зөлфәт — мобилизацияләнеп. 

Тарих дәресләрендә
Киләсе уку елыннан башлап, тарих дәреслекләрендә махсус хәрби операция турындагы мәгълүмат та урын алачак. Җөри мәктәбендә яңа дәреслекләр әзер булганны көтеп тормаганнар, тарих дәресләрендә инде бер ел дәвамында ул теманы өйрәтәләр икән. Тәрбия сәгатьләрендә, линейкаларда да ул хакта сүз алып барыла.

Һәр атнаның бер уку көне иртәсе Россия һәм Татарстан гимннарыннан башлана. Укучылар да, аларның укытучылары да гимнга кушылып җырлыйбыз. Ә дәүләт флагын спортта, укуда, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар һәм, гомумән, барлык укучылар да күтәрә. 

— Укучыларның һәрберсе үзен кирәкле тоярга тиеш. Берсен дә онытмыйбыз, хәтта башлангыч класс укучыларына да флагны күтәртәбез. Алар өчен бу — олы вакыйга, дулкынланалар, горурлыклары йөзләренә чыга. Ә линейкадан соң — «Разговор о важном», анысының темасы — бөтен Россия өчен гомуми, — дип дәвам итте директор патриотлык турында сөйләшүне.

Авылда калсыннар өчен
Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановның махсус проектларыннан берсе — тормыш дәресләре. Атна саен райондагы кайсы да булса предприятиегә, яки эшмәкәргә я фермерга багышланган дәресләр уздырыла. Ул дәресләр барышында авылда мал асрап, икмәк үстереп яшәү мөмкинлеге тормыштагы мисалларга нигезләнеп аңлатыла. Укучыларның шундый тырыш һәм үз эшенең остасы булган якташларын үз күзләре белән күрүләре алар күңелендә туган җирне яртау, аның эшчән кешеләре белән горурлану хисләре уята.

Шул ук район башлыгы Анатолий Петрович тәкъдиме белән, атнаның бер көнендә рухи-әхлакый тәрбия сәгатьләре уздырыла. Укучыларның барысы да православие һәм ислам диннәре турында нигезле мәгълүмат алалар. Бу проектның беренче этабында Рожедество ёлкасы була. Шуның кысаларында, берничә ел рәттән, районкүләм рәсем, төрле кул эшләре конкурсы оештырыла. 

— Ел да катнашабыз, безнең укучылар 1нче һәм 2нче урыннарны алалар. Быел да бер укучыбыз — 7нче класста белем алучы керәшен кызы Лиана Вятская призер булды, — дип әйтте директор.

Проектның икенче этабы «Җомга» дип атала. Биредә укучылар ислам дине темасына да төрле рәсемнәр, кулдан эшләнмәләр ясыйлар. «Җомга»га март аенда йомгак ясала. Анысында да төрле милләттән булган укучыларның һәммәсе дә катнаша ала, укучылар район үзәгенә баргач, ул көнне аларны төрле обектларга экскурсияләргә алып баралар, тәмле ризык белән сыйлыйлар, бүләкләр бирәләр. 

Мәктәп тәмамлагач, укучыларны үз районнарында, туган авылларында калдыру максатыннан, ел саен Мамадыш политехника колледжы педагоглары һәм мастерлары белән махсус очрашу уздырыла. Анда укучылар, класс җитәкчеләре һәм ата-аналар катнаша. Үткән уку елында алар авылларга үзләре чыккан булсалар, быел тугызынчы класс кызлары һәм егетләре өчен андый очрашу политехника колледжының үзендә булган. 

Укытучылар Җөрине сайлый
Түбән Шүләнгер кызы Гөлназ Ибраһимова Җөри мәктәбен тәмамлагач, Алабуга педагогия институтында инглиз теле укытучысы белгечлеге алып чыккан. Ылыя егете Илнар Иванов белән гаилә корганнар. Илнар Михайлович Казанда укып диплом алып, 2005 елда Җөри мәктәбенә укытырга кайткан. Бүгенге көндә Гөлназ Илдусовна Җөри мәктәбендә инглиз телен укыта, ә Илнар Михайлович ОБЖ һәм физкультурадан керә, түгәрәкләр алып бара. Ивановларның квартирлары Мамадышта булса да, көн саен Җөригә кайтып эшлиләр.

Җөри мәктәбен 1989 елда тәмамлаган кызлар һәм егетләрдән өчесе үз туган мәктәпләрендә укыталар. Алар — Раушания Гыйлаева, укыту бүлеге мөдире Диләрә Фатихова (икесе дә Түбән Шүләнгернеке) һәм директор Владимир Кузнецов. Владимир Николаевич, бу язмада инде телгә алынгача, Ылыя авылында яши. Җөри белән ике ара — турыдан барганда 500 метрлап кына. Хәзерге вакытта Ылыяда 20дән артык йорт бар, ә Җөридә — 121 хуҗалык.

Туган якны яратсаң
Җөри авылының Тырлау аланындагы Питрау бәйрәмнәре оештырыла башлаган чагыннан алып, бер елны да мәктәп коллективыннан башка үтми. Мәйданны мәктәп коллектвы әзерләшә, ә укучылар чыгыш ясый. Җөри мәктәбеннән ике укучы кыз — Альбина Лукина (иң беренче чибәрләрдән берсе) һәм Индира Афанасьева «Кряшен чибяре» конкурсында катнашканнар.

Махсус программа буенча, юллары Җөри аша да үтүче туристлар өчен авыл клубында мәктәп музее экспозициясе эшли. Мәктәпнең төбәкне өйрәнү музеена экспонатларны укучылар һәм укытучылар авылдагы өйләрдән җыйганнар. Тарихы утыз ел белән исәпләнә торган бу музейда шушы җирлектә табылган мамонт мөгезләре, мамонт теше дә бар. язуы рунныкына охшаш борынгы таш кисәге дә бар. Музейда, шулай ук, мәктәп тарихы, гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы да чагылдырылган, элекке көнкүреш кирәк-ярагы да урын алган. 

— Патриотлык ул туган авылыңны яратуыңда да күренә. Ә безнең авылларда яшәве рәхәт: өйләргә газы-суы кергән, туалеты да шунда ук. Юлларга асфальт я вак таш түшәлгән. Укучыларыма да авылда яшәп, шәһәргә барып эшләргә була дип аңлатам. «Пробка»да утыра-утыра, Казанның бер башыннан икенче башына дистәләрчә чакрым үткәнче, 25 километр ераклыктагы Мамадышка, яки 50 километр арадагы Алабугага йөреп эшләве җиңелрәк булуын сөйлим, — дип сүзен тәмамлады Җөри мәктәбе директоры, үз туган авылының, үз районының чын патриоты Владимир Кузнецов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев