Олы Тәрбиттән Надежда Галкина яңгыр явып киткәч үк урманга ашыга
Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында туып-үскән, хәзер дә шунда яшәп килүче Надежда Галкина кечкенәдән үк гөмбә җыю белән мавыга.
Надежданы кечкенәдән үк әнисе үзе белән урманга алып барып, гөмбәләрне аерырга, җыерга өйрәткән.
– Гөмбә, җиләк җыю кебек табигатьтә, саф һавада эшләнелә торган әйберләрне яратам мин. Кечкенәдән шулай ияләшкән. Мин әле «любитель» гына, әнием әлегә кадәр көндә йөри гөмбәгә, быел уңды бит, – дип сөйли Надежда.
Кайчандыр аны әнисе өйрәткән булса, хәзер Надежда үз балаларын да шушы эшкә күнектерә.
– Бәләкәйләрен үзебез белән алырга куркам әле, әмма олы улым Раянга бик ошый бу эш, мин үзем бармаганда әбисенә ияреп йөри, – ди ул.
Сезон башлангач Галкиннар гаиләсе 25-30 килограммга якын төрле-төрле гөмбәләр җыйганнар: майлы гөмбә, корыч, шампиньон.
– Гөмбәне үз авылыбыз башындагы яшь нарат урманында җыябыз. Минем иң яраткан гөмбәм – корыч гөмбәсе. Берникадәрен кышка катырып куйдык, күп өлешен мариновать иттем, – дип сөйли Надежда.
Надежда куллана торган гөмбә маринадлау рецепты:
Башта гөмбәне юып, 20 минут тозсыз суда пешерергә кирәк. Аннан соң гына маринад әзерләргә керешәбез.
Маринад өчен 1 литр суга 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы уксус, 2 аш кашыгы үсемлек мае салып, килеп чыккан маринадны кайнатып аласы. Аннары 2 лавр яфрагы, 6 данә түгәрәк кара борыч, 2 тырнак сарымсак салып, яңадан кайнатып чыгарырга.
Чайкап алынган гөмбәләрне әлеге маринадка салып, 10 минут пешергәннән соң, стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев