Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Тәрбиттән карендәшләребез «Иң яхшы керәшен ансамбле» номинация җиңүчеләре - видео

«Татарстан» журналы ике ай давамында республиканың, ин, матур фольклор ансамбльләрен эзләп, «Татарстанның иң яхшы ансамбле» конкурсы уздырды.

«Татарстан» журналы «Татмедиа» янындагы скверда уздырган концертта басма версиясе буенча республикабызның иң яхшы фольклор ансамбльләре исемнәрен атады. Җиңүчеләрне журнал укучылары онлайн-тавыш бирүдә билгеләгән. Бәйгедә утызга якын коллектив катнашкан. Алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алганнар. Җиңүчеләр арасында Кайбыч районының Зур Тәрбит авылыннан «Тәңкәләр» фольклор ансамбле дә бар иде. Алар «Иң яхшы керәшен ансамбле» номинациясендә җиңделәр. 

«Бу конкурс турында ишеткәч, катнашып карарага булдык. Көтмәгәндә, уйламаган гына җиңдек. Бүген монда чакыргач, килергә булдык. Бүләкләр, диплом белән кайтып китәбез. Бик ошады, күңелебез булды», – дип сөйләде ансамбль солистлары.

Аларга дипломны шарыйрә, «Татарстан» журналының әдәби мөхәррире Луиза Янсуар тапшырды.

Чарадан карендәшләребез «Татмедиа» бинасында эшләүче безнең «Туганайлар» редакциясенә кереп чыктылар. Баш редактор Юлия Губина аларга редакция буенча кыскача экскурсия оештырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев