Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Тәрбиттән Елена Саванинага кул эшләре ясау осталыгы нәселеннән килә

Кул эше осталыгы – милли мирасның бер өлеше.

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылы балалар бакчасы һәм мәктәбе ишегалдында Шүрәле һәм Су анасы “яши”. Аларны повар Елена Саванина ясаган.

Елена, иң элек, үз өенең ишегалдын бизәгән. Аннан соң, фантазиясен тулы көчкә җигеп, эш урынын да рәтләргә күчкән. Төрле сыннарны ул кул астында булган вак-төяктән ясый. Шулай итеп, Еленаның алтын куллары әлеге материалларга яңа сулыш өрә.

Аңа мондый осталык мамасыннан күчкән икән. Ә мамасына – әби-бабасыннан. Бүген Елена кызын да төрле кул эшләренә өйрәтә.

Минем мама бөтен әйберне дә оста ясый. Аңардан уенчыклар, кием, келәмнәр бәйләргә өйрәндем, – ди Елена үзе. – Шулай ук, тортлар пешерергә, тәм-томнардан бүләк наборлары ясарга яратам. Унбиш яшьлек кызым Даша да бик оста. Бәйләргә һәм чигәргә балачактан ук әбисе өйрәтте. Төрле кул эшләрен конкурсларга да тәкъдим итә. Балалар Сабантуенда сөлге чигеп, беренче урын яулады.

Кул эше осталыгы – милли мирасның бер өлеше. Шушы осталык буыннан-буынга күчеп баруы шатландыра.

Ләйсән Саттарова, Кайбыч таңнары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев