Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Атының «Башваткыч»лы киче

Түбән Кама районының Олы Аты авылы клубында әдәби-музыкаль «Башваткыч» кичәсе уздырылды.

Тамашачыларны элекке керәшен авылы өен хәтерләтеп, Аты түтиләренең үзләре чиккән бистәрләр, чигүле алъяпкычлар белән бизәлгән сәхнә каршы алды.

Китапханә җитәкчесе Надежда Зоматаеваның элгәреге керәшен кызлары һәм хатыннарының милли киеменә кагылышлы сорауларына тамаша залындагы авылдашлары, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, җавап эзләделәр. Араларыннан, бигрәк тә, Анастасия Шакирова һәм Татьяна Тузеева аерылып торды.

«Башваткыч»лы бәйрәм кичәсе Илья Архиреевның җырлары һәм «Ак түтиләр» керәшен фольклор ансмабленең чыгышы белән уралып барды. 

Керәшен культурасының аерылгысыз зур бер өлешен тәшкил иткән җыр-моң дөньясында ял итеп, борынгыдан безнең көннәргә кадәр сакланып калган олы мираска күңел белән орынып һәм күпләр әле үзләре өчен бик күп яңа ачышлар тәэсирендә таралыштылар «Башваткыч»лы кичәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев