Өлкәннәрне кайгыртып
Татарстан Министрлар Кабинетында республиканың өлкән яшьтәге кешеләрен социаль яклау чараларын тормышка ашыруга багышланган сөйләшү булды.
Республикадагы сәламәтлек саклау тармагының төп бурычы — халыкның гомер озынлыгын арттыру. Бу уңайдан, республикада яшәүчеләрнең вакытында профилактик медицина күзәтүе һәм диспансеризация үтүе мөһим.
Хәзерге вакытта Татарстанда хезмәт яшен узган кешеләрдән 523 мең 821е диспансеризация үткән. Бу — өлкән яшьтәгеләрнең 56 проценты, дигән сүз. Шулар арасыннан, беренче мәртәбә, 30 процентының кан әйләнеше системасы авыруларыннан интегүе ачыкланган. Шулай ук, диспансеризация барышында яман шеш авырларының 1 мең 547 очрагы билгеле булган. Бу төр медицина үткән өлкәннәр арасыннан әле чиргә дучар булучыларының 60 процентында аны I-II стадиясендә ук ачыклый алганнар. Димәк, дәвалауның яхшы нәтиҗәгә китерәчәгенә өмет зур.
Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев та катнашкан бу брифингта хроник чирләре булган, шул исәптән COVID-19 белән авырган өлкәннәргә җентекле диспансеризация уздыруның дәвам итүе турында да телгә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев