Өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәттеләр
1 октябрь — Өлкәннәр көне уңаеннан, республикабызның күп кенә керәшен авылларында әби-бабайлар өчен бәйрәм оештырдылар.
Теләче районының Иске Карабаян авылында өлкән яшьтәгеләрне бәйрәмгә җыйганнар.
«Авылдагы барлык өлкәннәрне чакырып, бу бәйрәмне ел да уздырабыз. Быел да бәйрәмне китапханәдә эшләп килә торган «Беләзек» ансамбле белән берлектә оештырдык. Матур табын көйләп, җырлап-биеп бәйрәм иттердек. «Түгәрәк уен»ны да онытмадык. Авылдашыбыз Василий Демидов урамда бәрәңге пешерде, үзем коймак пешердем. Барыбызга да ошады, авылыбыз өлкәннәре рәхмәт әйтеп таралышты», — дип сөйләде китапханәдә эшләүче Светлана Демидова.
Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы җирлегендә, матур бер гадәт буенча, быел да пенсионерларга азык-төлек җыелмасы тапшырганнар. Алар өчен концерт та булган.
Алабуга районының Олы Елово авылында да Өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур бер традициягә әйләнгән. Бәйрәм уңаеннан оештырылган концертта котлау сүзләре, җырлар яңгыраган. Олы яшьтәгеләр уеннар уйнап, яшьлекләрен искә төшереп ял иткәннәр, истәлек өчен күмәкләшеп фотога төшкәннәр.
Әлмәт районының Кәләй авылында ветераннарны өйләренә барып котлаганнар, бүләкләр тапшырганнар.
Менделеевск районының Монай авылы мәдәният йортына җыелышкан әби-бабайларны мул табын һәм күңелле бәйрәм каршы алган. Авыл җирлеге башлыгы Руслан Кирилловның котлау сүзләре өлкәннәр күңеленә хуш килгән. Алар, шулай ук, үзешчән артистлар концертын да рәхәтләнеп караганнар.
Минзәлә районының Түбән Юшады өлкәннәре исә бәйрәмгә авыл музеена барганнар. Анда алар элгәреге керәшен көнкүрешен чагылдырган экспонатларны карап чыкканнар. Төрле эш коралларын, сандыкларны, бистәрләрне күреп, күбесе үзенең үсмер чагын, яшьлек елларын искә төшергәндер. Чәй табынлы бәйрәмне оештыруда, башкалар белән беррәттән, авылга кайчандыр килен булып төшеп үз кешегә әйләнгән Клавдия Антипова да ярдәм иткән. Аның бәйрәм кунаклары өчен әзерләгән бүләкләрен дә яратканнар.
Сарман районындагы Ләкедә дә җирлек башлыгы Юрий Антонов,Өлкәннәр көне уңаеннан авылдагы түтиләргә, дәдәйләргә бүләкләр таратты.
Түбән Каманың «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле районның Кече Җирекле авылы клубында өлкәннәр өчен концерт куйган. Өлкәннәр көне уңаеннан үзләренә шундый матур бәйрәм бүләк иткәннәре өчен, «Сүрәкә»гә һәм җирле керәшен җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдиновага авыл халкы рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев