Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ольга Харитонова: «Укырга кергәнче чигә башладым»

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсендә яшәүче Ольга Харитонованың өе күргәзмә кебек. Андагы чиккән әйберләрне күреп таң каласың.

Элгәре, һәр авылда чигү осталары күп булган. Бүген, кызганыч, моның белән шөгыльләнүчеләр әзәеп бара. Шулай да, кышкы кичләрдә кулларына киерге белән энәне алып, ал, шәмәхә, яшел җепләрдән матур-матур чигү чигүче түтиләр бар. 

Керәшен Сәрдәсендә гомер итүче Ольга Харитонова 8 яшеннән чигә башлый. 

«Миннән 5 яшькә олырак, Ольга исемле туганыбыздан өйрәндем. Кичләрен аларга барып, карап утыра идем, шулай әкренләп өйрәнеп киттем. Сабантуйларга кулъяулык, бистәр чиктем. Бүләккә дип танышларыма да чигә идем. Аннары өйгә покрываллар чигә башладым», — дип күрсәтте ул чиккән эшләрен.

Карават өстендә торган мендәрләргә дә күзе төшә аның. «Тукта әле, матур булсын, буш тормасын», дип аларын да чигеп куя. 

Кибеттә нинди генә җепләр юк, ә Ольга түти элгәречә, төрле төстәге яулыкраны сүтеп чигә икән. 

Шулай «буш тормасын» дип әйтә-әйтә тәрәзә пәрдәләре, мендәр тышлары чигә, ишек өсте, өйдәге һәр почмакны да чиккән эшләре белән бизәп, курчак өе сыман киендереп куя. 

«Әвәлге заманда һәр өйдә кашага була торган иде. Буе белән тегелгән кашага чиктем. 1 кышта чигеп бетердем ансын», — дип кашагылар турында да сөйләде оста куллы Ольга Харитонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев