Ольга Гильметдинова: «Кунакка йөрешү, туганнарның, дусларның хәлен белешү бик кирәк»
Бүгенгесе көндә кунакка йөрешү, хәл белешү, шатлык-кайгыларны уртаклашу, бәйрәмнәр белән котлау өчен гел мәшәкатьләнеп тә торасы юк, чөнки барыбыз да диярлек социаль челтәрләрдә утырабыз.
Алда язылганнарның барысын да интернет аша гына да эшләргә була. Хәтта кайбер якларда классташлар очрашуы да актуальлыгын югалтып бара.
Ә менә Владимир авылында туып-үскән карендәшебез Ольга Гильметдинова кунакка йөрешү, туганнарның, дусларның хәлен белешү бик кирәкле эш дип саный.
«6 июнь көнне классташ дустым Анный (Анна Романова) белән керәшен костюмнары остасы, чын «ходячая энциклопедия» – Валентина Максимовада кунакта булдык. Мамадыш районының Колышчы авылындагы әлеге очрашу гомер буе да онытылмаслык матур мизгелләре белән истә калыр. Авыл кешесенең эшен санап бетереп булмый. Шулай да, безне Валентина Петровна һәм аның ире Василий Максимов зур кунаклар көткәндәй каршы алдылар. Керәшеннәрчә ачык йөз белән, мул табын артында кунак иттеләр. Алар искиткеч, гармонияле пар. Аларның йорты шундый иркен, рәссамның картинасындагы кебек нәфислек белән төзелгән һәм бизәлгән. Җитмәсә, безнең якның табигате дә искиткеч бит. Әле без керәшен киемнәреннән киенеп аларның ишегалларында фотога төшәргә дә өлгердек. Без аннан җанга рәхәтлек, күңел күтәренкелеге алып, ял итеп кайттык», – дип сөйләде Ольга Гильметдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев