Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ольга Боярина: «Бала-оныкларга йола гадәтләребезне өйрәтү безнең бурыч”

Хуҗа Хәсән авылыннан Ольга Михайловна оныклары белән Кайбычның туган-як музеенда булганнар.

Аларны директор Илдар Абдуллович җитәкчелегендәге музей хезмәткәрләре каршы алган.

«Россия Банкының "тере табигатьнең кыйммәтле дөньясы"күргәзмәсе белән рәхәтләнеп таныштык. Балалар Бөек Ватан сугышы геройлары, Кайбыч ягында яшәүче татарларның, керәшеннәрнең, чуашларның, русларның элгәреге тормышы һәм киемнәре турында белделәр. Ата-бабаларыбыз кулланган көнкүреш җиһазларын карау кызык иде. Андагы агачтан ясалган эшләнмәләр басуларда, хуҗалыкта һәм көнкүрештә эшләү өчен кулланылган.  Аларга карап үз йолаларыбызны искә төшердек. Балаларга бу хакта без сөйләмәсәк, таныштырмасак, традицияләребез югалыр иде. Белеп үссеннәр, кызыксыннар иде. Музейда бик күп кызыклы экспонатлар бар”, –  диде Ольга Михайловна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев