Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ольга Бачкова: “Сольный карьерадан гаиләмне өстенрәк күрәм”

«Кряшен чибяре-2012» титулы иясе Ольга Бачкова-Миняева күпләргә «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле солисты буларак таныш. Үзебезнең керәшен кызы Ольга белән иҗади юлы, гаиләсе, гомерендә зур урын алып торган ансамбле, сольный карьерасы турында да сөйләштек.

— Оля, син ничә яшьтән сәхнәдә? 
— Мин үзем Мамадыш районының Владимир авылы кызы. Иҗат юлым шунынан башланды дип әйтсәм, ялгышмам. Минем әти-әнием укытучылар, теләсәң-теләмәсәң дә актив буласың инде бу очракта. Сәхнәгә беренче адымнарымны 5-6 яшьтә ясадым. Мәктәбебездә «Талир тәңкә» дип исемләнгән балалар ансамбле бар иде, җитәкчеләре дә әти белән әни булгач, кечкенәдән бик теләп йөрдем анда. Районыбызның төрле керәшен авылларына йөреп, түтиләрдән яздырып, тыңлап җырлар өйрәнә идек. Кеченә генә балалар булсак та, «Җиде йолдыз» кебек зур конкурс, фестивальләрдә еш катнаштык. Шул вакыттан ук җырга-моңга, сәхнәгә гашыйк булдым. Әтием өздереп баянда уйный, әнием җырлый. Ике яктан әби-бабаларым да бик моңлы кешеләр булган. Миндә дә алар каны. 


— Димәк, иҗат юлын сайлауда гаиләң дә зур этәргеч булган.
— Әйе, һичшиксез әтием белән әнием. Алар этмәсәләр, булышмасалар, булмас иде, дип уйлыйм. Дөресен генә әйткәндә, мин спортчы юлын да сайлый ала идем. Без чаңгычылар гаиләсе дә бит. Әтием — тренер, кечкенәдән үк чаңгыга бастырды. Сәхнәдә кебек үк, монда да бөтен ярышларда катнашып, беренчелекләрне яулап йөри идек. Спорт ул җырлауга караганда авыррак, миңа бик барып бетмәстер, дигән уйлар да булды. Сөйләшеп, киңәшләшеп, мин иҗат юлыннан китәргә булдым, үземне дә күбрәк сәхнәдә күрә идем. 
— Үкенгәнең булмадымы? 
— Юк, андый уйлар да булмады. Мин үземнең урынымда икәнемне шул балачактан ук аңладым. Җырга-моңга өйрәнергә, укырга бик кызык иде. Башлангыч класслардан үсә төшкәч, профессиональ белем ала башладым. Авылыбыздан 70 километр ераклыкта булган Мамадыш шәһәренә музыкаль мәктәпкә йөри башладым. Әйе, арган вакытлар булды, әмма белем алу теләге, әти-әнинең миңа ышанулары бик булыша иде. Атнага 2-3 тапкыр бара идем шәһәргә. Укудан соң тагын да авыр бит ул. Анда барып җиткәнче, кич була, кайту юлы, ул вакытта 2 сәгать ала иде. Өйгә, иң яхшысы, кичкә 10да кайтып җитеп, өй эшләрен әзерләп бетергәнче күп вакыт уза иде. Әти-әни бик теләп йөрттеләр. Әмма алар теләгән белән генә булмый бит, минем үзем дә бу өлкәгә бик тартылдым. 
— Музыкаль белем алуың аның белән тукталмады, бугай...
— Миңа хәзер 26 яшь һәм шушы вакыт эчендә мин кая гына укып, нәрсә генә эшләп өлгермәдем. Иң беренче шул музыкаль мәктәптә укып чыктым, 9 классны бетергәч, әти-әнием яныннан Алабуга шәһәренә күчеп киттем. 2017 елда андагы мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлап, Казанны яуларга килдем. Бөтен кеше аңлаганча, монда да культура институтына укырга кердем. Кызганыч, әмма ул елны конкурс бик зур иде, мин теләгәнчә бюджетка кереп булмады. Бер ел акча түләп укыдым. Әмма бюджетка күчү мөмкинлеге килеп чыкты. Винера апа Ганиева һәр ел «Сандугач-Соловей» дип исемләнгән халыкара вокалистлар бәйгесе оештыра. Анда җиңүчегә Казан дәүләт культура институтына түләүсез укуга юллама бирелә. Моның турында белгәч үк әзерләнә башладым. Үзебезнең керәшен җырын башкарып, гран-при иясе булдым бит! Шулай итеп, 2018 елда мин янәдән 1нче курс студенты булып, хәзер инде бюджетка, Винера апа Ганиева классына укырга кердем. Бөтен кеше 4 ел укып чыкса, мин 5 ел белем алдым. Кызык чаклар бар иде шул. 
— Ә «Бәрмәнчек»кә ничек килеп эләктең? 
— Бу вакыйганың тарихы ерактан ук башланып китә. «Бәрмәнчек»кә мин кечкенә чактан ук гашыйк булдым. Әле ул вакытта ансамбль хәзерге кебек масштаблы түгел иде, оешып киткән мәлләре генә иде. Авылыбызга килеп, концерт куеп киттеләр. Дөресен генә әйткәндә, безнең клуб андый зур ансамбльләр өчен каралмаган, сәхнәсе кечкенә иде ул вакытта. Шулай да, бик матур бәйрәм ясап киттеләр авыл халкына. Шул вакытта минем «Бәрмәнчек»кә мәхәббәтем уянды. Анан инде 2012 елда «Кряшен чибяре» конкурсында катнашканда, ансамбльнең җитәкчесе Эльмира Кашапова «Оля, әйдә үс тә тизрәк, «Бәрмәнчек»тә көтеп калабыз», диде. Мин канатландым инде. Көллиятне бетереп, институтка килгәч, Эльмира Вафичевнаны укытучыларым рәтендә күрдем. Шул вакытта ул миңа янәдән ансамбльгә килергә тәкъдим итте. Теләк бик зур иде, әмма уку да бар бит. Әти-әнием белән киңәшләшеп, укуга кереп киткәч, берәр елдан эшли башлыйм дигән нәтиҗәгә килдем. Винера Әхәтовна белән киңәшләшеп, 2019 елда, нихаять, мин «Бәрмәнчек»кә килдем. 


— «Бәрмәнчек»нең юбилей концертында син «кыз елату» йоласы вакытында җырлана торган җырны башкардың. Үз туеңда мондый йола булдымы? 
— Дөресен генә әйткәндә, керәшеннәрнең бу матур йола-гадәте белән мин якыннан шушы концертка әзерләнгәндә генә таныштым. Кызганыч, әмма хәзер күп кенә традицияләр сакланып калмаган шул. Әйе, туемда үзебезнең керәшен элементлары булды. Ирем дә керәшен, (Чистай районының Бахта авылыннан) булганга күрә, ике як туганнар матур итеп, үзебезчә киенеп рәхәтләнеп биеп-җырлаштык та. Туебызның алып баручысы да «бәлки туктатырбыз җыруларны», дип килеп әйтте. Әмма бу минем өчен туйның иң кызык өлеше иде. Шуңа такмакларны ахырга кадәр тыңладык. Ә нәкъ менә «кыз елату» йоласы булмады. Туебыз да 3 көн чамасы узды. Туй көненнән кала, икенче көнне якын туганнар белән ирем ягында тагын бер бәйрәм иттек. Өченче көндә инде дүртәү, папа-мама белән матур итеп утырдык. Шуны да әйтеп китим, ирем ягыннан туганнарым да, ирем дә бик моңлы, талантлы кешеләр. Ул яктан бик туры килдек без. Гаилә бәйрәмнәрендә, икәүләшеп дуэтлар да җырлыйбыз әле ирем белән. 
— Туй дигәннән, үз гаиләң, ирең турында да сөйләп кит инде. 
— Ирем Олег белән без социаль челтәрләрдә, «Вконтакте»дагы «Кряшены» дигән группа аша таныштык. Ул вакытларда минем башымда егетләр түгел, уку иде. Әмма яшь бара бит, көллиятне бетердем, институтта сөйләшә башларга ярыйдыр инде, дип уйлый идем. Шушы группадагы танышу посты астына «лайк» куйдым да, ул мине шунда күргән, язган, әмма мин айлар буе җавап кайтармыйча, горурланып йөргән ди булдым әле. Көннәрдән бер көнне, институттагы «День первокурсника»да чыгыш ясаганнан соң чыгып барганда, ишек янында бер таныш егет басып тора. Бу Олег булып чыкты. Шул вакыттан якыннан танышып, сөйләшеп, очрашып киттек. 3-4 ел очрашып йөреп, 2021 елның 14 февраль көнендә булачак ирем миңа тәкъдим ясады. Шулай итеп, 2021 елдан бирле Ольга Бачкова-Миняева. Ирем белән киңәшләшеп, сәхнә өчен Бачкова фамилиясен калдырдым, ә документлар буенча — Миняева. 
— Сольный карьера турында уйламыйсыңмы? 
— Уйлаганым булды. Әмма аның өчен үҗәтлек минекеннән күбрәк булырга тиештер. Әйе, сәхнә турында мин кечкенәдән бирле хыялланам. Шушы хыялым чынга ашмады дип әйтә алмыйм, мин яраткан «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт ансамбле солисты. Минем өчен бу бик зур җиңү. Сольный карьера өчен бик күп вакыт, анардан да күбрәк — акча кирәк. Ансамбль белән йөргән гострольләр вакытында да гаиләмне нык сагынам. Һәм инде иң зур сәбәб — гаилә 2 кешедән генә тормый бит... Иң беренче чиратта шуның турында уйлыйбыз хәзер. Әлегә, сольный карьерадан гаиләмне өстенрәк күрәм. Киләчәктә ниләр буласын белеп булмый бит. 
— Җавапларың өчен рәхмәт, Оля!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев