Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олег Фазылҗанов концертында булдык

Артист Олег Фазылҗановны, «Татарстанның халык артисты» исеменә лаек булуы уңаеннан, иң беренчеләрдән булып, Тукай әдәби музеенда үзенең яраткан тамашачылары котлады.

4 ноябрь көнне Г. Тукай әдәби музеенда «Сәнгать төне» акциясе кысаларында Татарстанның халык артисты, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗановның «Гомерләр зая узмасын» дип исемләнгән концерты булды. 

Музей директоры Гүзәл Төхфәтова «Белдерү биргәндә Татарстанның атказанган артисты дип язган идек, Олег Фаруковичка «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелүе билгеле булды», — дип тамашачыларга сөенечле хәбәрне җиткерде. Зал тутырган халык Олег Фазылҗановны җырчы буларак тыңларга килгән иде. Биредә аның дуслары, иҗатын яратучы, театрга даими йөри торган тугры тамашачылары, авылдашлары һәм бергә эшләүче хезмәттәшләре бар иде. 

«Миндә татар каны да, керәшен каны да бертигез, шуңа күрә алар миңа икесе дә — татарлар да, керәшеннәр дә бертигез, бик якын, — дип сөйли башлады Олег Фазылҗанов. — Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы керәшен авылында туып-үстем. Кечкенәдән әниемнең ахириләре, гел олы яшьтәге кешеләр арасында йөрдем. Шуңа күрә керәшен халкының җырулары җаныма бик якын, бәләкәйдән үк күңелемә сеңеп барды, мин аларны бик күп беләм, яратып башкарам». Һәм, иң беренче итеп, «Җыйдым җиләк» җыруын башкарды. Әнисен бик хөрмәт иткәнен искәртеп, әниләр турында да җырлады. Шулай ук, ул үзенең юлында гел яхшы кешеләр генә очравын телгә алып, Марсель Сәлимҗанов, Николай Дунаев, Илдар Хәйруллин шикелле укытучыларына һәм остазларына рәхмәтле булуын әйтеп үтте. Әлмәт һәм Түбән Кама театрларында бергә эшләгән хезмәттәшләренә бәйле кызыклы мизгелләрне сагынып искә төшерде. Урау юллар белән ничек итеп Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына килүенә, андагы кызыклы рольләренә дә тукталды. 

Кунаклар арасында халкыбызның яраткан артисты, Казан шәһәренең 18нче гимназия базасында балалар театр студиясе җитәкчесе Аграфина Васильева; Татарстанның халык артисты Галина Казанцева һәм аның җитәкчелегендәге «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле җырчылары да бар иде. Галина Казанцева Олег Фаруковичны олы, дәрәҗәле мактаулы исем алуы белән тәбрикләп, чәчәк бәйләме бүләк итте. Аның: «Керәшеннәрдә котлау, тәбрикләү сүзләре җыру белән әйтелә», — дигән сүзләреннән соң, тамашачы каршына «Айбагыр» чыкты. Бу ансамбль җырчылары үзләренең тәбрикләүләрен керәшен җыруы белән әйттеләр. 

Галина Казанцевага һәм «Айбагыр»га җавап итеп, Олег Фазылҗанов «Чибәр кызга» җыруын башкарды. Баянда Кирам Сатиев уйнады. Бу виртуоз баянчының иң кечкенә һәм зуррак гармуннарда, баянда татар халык көйләренә тезмә уйнавын да әйтим. 

Күтәренке рухта, бер тын белән үткән концерт тәмамлангач та тамашачы әле Олег Фазылҗановны бик озак җибәрми торды. Ачык күңелле, туры сүзле, театрның алтын тавышлы артистына тамашачылар театрда тагын да яхшырак рольләр башкаруын, җырлы рольләрдә дә уйнавын, сольный концертлар да оештыруын теләделәр. 

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев